Ru
Поиск по сайту
Яңалыклар
Октябрь 27, 2026
Чаллы театрының Барда районына гастрольләре
29, 30 һәм 31 октябрь көннәрендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Пермь краенда гастрольләрдә!Без Барда районына үзебезнең иң яраткан спектакльләребезнең берсен – Әмир Камалиев пьесасы буенча куелган «Галиҗәнап әртисләр» музыкаль комедиясен алып барабыз.Билетларны мәдәният йортларында һәм сылтама аша алырга мөмкин:📍 29 октябрь, 19:00 – Барда авылы: https://tickets.chelnyteatr.tatar/event/?id=26476📍 30 октябрь, 19:00 – Төнгүк … Далее
Октябрь 27, 2026
Әти-әниеңне театрга чакыр!
2026 елның 25 октябреннән 8 ноябренә кадәр безнең театр «Әти-әниеңне музейга, театрга, концерт залына алып бар» акциясендә катнаша – бу кичне иң якын кешеләрегез белән бергә үткәрү өчен искиткеч сәбәп! Әгәр сезгә 14 яшьтән 22 яшькә кадәр икән, «Пушкин картасы» белән спектакльгә билет сатып алыгыз – һәм әти-әниләрегезне (шулай ук ​​әби-бабайларыгызны яки башка якын туганнарыгызны) … Далее
Октябрь 20, 2026
23 октябрь көнне 18.00 сәгатьтә театрда – Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Тантана» премиясе лауреаты, Раушания Таһированың юбилей кичәсе узачак.
Юбилей кичәсеннән соң «Чыпчык» комедиясе күрсәтеләчәк. (Л. Быковның “Зайчик” фильмы буенча, 12+) 📍Билетлар театр кассасында һәм сайтта: https://tickets.chelnyteatr.tatar/event/?id=26356 Килегез! Раушания Таһированы бергәләп котлыйк!
Октябрь 2, 2026
Аяз Гыйләҗев театрында татар әкиятләре геройлары җанланачак
Шүрәле, Су анасы, Дию, Убыр — әти-әниләребез һәм әбиләребез сөйләгән хикәяләрдән балачактан ук таныш булган әкият геройлары. Әмма алар бүгенге көндә нинди булырлар иде? «Татар әкиятләре геройлары» фотокүргәзмәсе таныш образларга яңача карарга тәкъдим итә. Монда үзенчәлекле сюрприз да бар: фотосурәтләрдә әкият персонажлары образларында Чаллының танылган кешеләре чагылачак. Юха, Убыр, Әби һәм башка геройлар ролендә кемнәрнең … Далее
Сентябрь 30, 2026
Казанда, М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры көне узачак.
Чара «Чиксез сәхнә» Республика театраль марафоны кысаларында үткәрелә. 5 октябрь, 11.00 – 17.00 Керү ирекле, алдан теркәлү буенча. Тулырак: https://max.ru/id1650042560_gos/AaDiXX_bf68 Программа: – Фойеда фотосурәтләр күргәзмәсе – Сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловтан актерлык осталыгы буенча мастер-класс – Актер Инсаф Һидиятуллиннан мастер-класс – Театр актерлары белән иҗади очрашу – Интеллектуаль викторина – “Хәл бу ки… Салих Сәйдәшев” спектакле
Сентябрь 17, 2026
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры билет тикшерүче вазыйфасына хезмәткәр эзли.
Шалтыратырга: +7 (987) 251-83-31
Сентябрь 14, 2026
«Хуҗа Насретдин» комедиясенең премьерасы аншлаг белән узды
11, 12, 13 сентябрь көннәрендә безнең театр сәхнәсендә татар драматургиясе классигы Нәкый Исәнбәтнең пьесасы буенча куелган «Хуҗа Насретдин» спектакленең премьерасы булды. Әлеге куелыш татар театрының 120 еллыгына багышлана. Көнчыгыш фольклорының иң мәшһүр герое белән очрашырга теләгән төрле яшьтәге тамашачылар бик канәгать калдылар. Сәхнәдән үткен шаярулар яңгырады, музыка агылды, сарай интригалары үрелде һәм чын могҗизалар күрсәтелде. … Далее
Сентябрь 10, 2026
Премьера
8 сентябрьдә Чаллы татар дәүләт драма театрында бөек татар композиторы, Татарстан гимны авторы Рөстәм Яхин иҗатына багышланган «Хәл бу ки… Рөстәм Яхин» спектакленең премьерасы аншлаг белән узды.
Август 31, 2026
Никах көнегез белән!
Театрыбыз артисты Алинә Мохлисованы һәм аның сөйгән яры Айдарны никах көннәре белән тәбрик итәбез! Аллаһы Тәгалә алдында кавышкан йөрәкләрегез гомер буе бергә типсен. Бер-берегезгә терәк булып, тигезлектә, бәхеттә һәм шатлыкта озын гомер кичерергә язсын.
Август 28, 2026
«Яшь йөрәкләр» – Азатлык мәйданында музыкаль комедия!
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында сезне театраль җәйнең якты финалына чакырабыз!Юмор һәм җылылык белән тулы бу якты музыкаль комедия төрле яшьтәге тамашачыларның күңелен нечкәртергә сәләтле. Кайда һәм кайчан:«Азатлык» мәйданы2026 елның 28 августыБашлана: 18:00 сәгатьтә Керү ирекле! Яхшы кәеф һәм дусларыгызны алыгыз да җәйне безнең белән бергә озатырга килегез!
Август 24, 2026
Вакансия
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры гардероб хезмәткәре эзли. Шалтыратырга: +7 (987) 251-83-31
Август 24, 2026
«Хәл бу ки… Салих Сәйдәшев» – ачык һавада музыкаль драма!
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында сезне татар профессиональ музыкасына нигез салучы, күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевның тормышы һәм иҗаты турындагы спектакльгә чакырабыз. Кайда һәм кайчан:Бибишев исемендәге парк2026 елның 26 августыБашлана: 18:00 сәгатьтә Керү ирекле!
Август 20, 2026
Вакансия
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры баш инженер вазыйфасына хезмәткәр эзли. Эш графигы: 5/2. Резюмеларны gilyazov_theatre@mail.ruадресына җибәрегез.
Август 18, 2026
«Чиксез» театр студиясе 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларны кабул итә башлый.
Дәресләрне безнең сәхнә йолдызлары — Юлия Григорьева һәм Инсаф Һидиятуллин алып бара.🎭 Дәресләр рус һәм татар телләрендә алып барыла🎭 Урыны — безнең театр (Низаметдинов урамы, 29 нчы йорт)Биредә балалар актерлык осталыгына гына түгел — алар кыюрак булырга, командада эшләргә өйрәнәләр һәм чын дуслар табалар.📞 Язылу өчен телефон: +7 (996) 122-36-38
Август 13, 2026
Сентябрьдә Мари театрының зур гастрольләре
17-19 сентябрь көннәрендә безнең театр сәхнәсендә – Йошкар-Ола кунаклары. ФГБУК «РОСКОНЦЕРТ» гамәлгә ашыручы «Большие гастроли» федераль программасы кысаларында М. Шкетан исемендәге Мари милли драма театры һәркемнең күңеленә хуш килерлек дүрт спектакль алып килә:«Записки юного врача» (12+) – Михаил Булгаков хикәяләре буенча драма. Ерак авылда эшләүче яшь табиб язмышы: куркыныч, шул ук вакытта кызык һәм җанга … Далее
Август 13, 2026
Август ачык һавада!
Дуслар, сезне кабатланмас җәйге кичәләргә чакырабыз!Керү ирекле. Үзегез белән яхшы кәеф һәм дусларыгызны алыгыз – күңелле булачак!Сезне көтеп калабыз!
Мы используем файлы cookie для вашего удобства пользования сайтом и повышения качества рекомендаций. Подробнее
Я согласен

Продолжая использовать наш сайт, вы даете согласие на обработку файлов cookie (пользовательских данных, содержащих сведения о местоположении; тип, язык и версию ОС; тип, язык и версию браузера; сайт или рекламный сервис, с которого пришел пользователь; тип, язык и разрешение экрана устройства, с которого пользователь обращается к сайту; ip-адрес, с которого пользователь обращается к сайту; сведения о взаимодействии пользователя с web-интерфейсом и службами сайта) в целях аутентификации пользователя на сайте, проведения ретаргетинга, статистических исследований и обзоров. Если вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.