Яңалыклар
Сентябрь 24, 2025
Без Грозный шәһәрендә!
Монда, “Федерация” фестивалендә, безнең театр Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41 нче ел балалары» спектаклен тәкъдим итәчәк .Уңышлар телибез һәм Чечен Республикасы тамашачылары безнең спектакльне җылы каршы алырлар дип өметләнәбез!
Сентябрь 19, 2025
«Глиҗәнап Әртисләр» спектакленең өстәмә куелышы
Тамашачыларның күпсанлы сораулары буенча без октябрь репертуарына «Галиҗәнап ӘртислӘр» спектакленең өстәмә куелышын өстәдек. Кайчан? 7 октябрьНичәдә? 19:00 сәгатьтә Көндәлек мәшәкатьләрне онытып, чын күңелдән рәхәтләнеп көләсегез, ял итеп кайтасыгыз киләме? Алайса, бу кич сезнең өчен! Билетларны кассада һәм театрның рәсми сайтында сатып алырга мөмкин.
Сентябрь 18, 2025
Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театры гастрольләре.
14 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәренә Сибай дәүләт башкорт драма театры кунакка киләчәк.Артистлар Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» (12+) спектаклен тәкъдим итәчәк. 91 яшьлек Әлмәндәр турында гаҗәеп хәл. Ул тормышка сөенә белә, көч һәм планнар белән тулы, хәтта Үлем белән дә бәхәсләшергә әзер. Әлмәндәргә теге дөньядан Илче килгән көнне шаккаткыч хәл башлана…Сез күрерсез:– яшь күңелле акыл … Далее
Сентябрь 10, 2025
«Чиксез» театр студиясе эшен башлап җибәрде.
Бүген булачак яшь артистларыбыз белән беренче очрашу узды. Язылырга өлгермәгәннәр өчен яхшы хәбәр: театр студиясенә язылу сентябрь ахырына кадәр бара Тулырак мәгълүмат +7-996-122-36-38 телефоны буенча
Сентябрь 10, 2025
Премьера белән, «Галиҗәнап ӘртислӘр»!
Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Галиҗәнап ӘртислӘр» спектакленең премьерасы узды! Спектакль Әмир Камалиевның «Әлепле әртисләре» пьесасы буенча куелган. Куючы-режиссер – Закиров Зөлфәт. Барлык команданы премьера белән котлыйбыз. Һәр цех һәм театр хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез!Спектакль озын гомерле булсын! «Галиҗәнап ӘртислӘр» (12+) спектакленең премьера көннәре дәвам итә:06 сентябрь 18:00 сәгатьтә07 сентябрь 18:00 … Далее
Сентябрь 3, 2025
Шатлыклы хәбәр!
Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары буенча Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Рәзил Ришат улы Фәхертдинов Татарстан Республикасының атказанган артисты исеменә лаек булды! Коллегабызны югары дәрәҗәле казаныш белән ихлас котлыйбыз.
Сентябрь 3, 2025
Котлыйбыз!
Татарстан рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары буенча Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Руслан Рәсил улы Ибраһимов театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасының атказанган артисты исеменә лаек булды! Чын күңелдән котлыйбыз!
Сентябрь 2, 2025
Олы юлга аяк басу!
Бүген тантаналы рәвештә актерлык курсы студентлары өчен линейка узды.Кадерле студентларыбыз, сезне чын күңелдән котлыйбыз! Бүгеннән сезгә иҗат һәм сәнгать дөньясына ишекләр ачылды. Сезгә киләчәктә илһам, иҗади җиңүләр һәм якты рольләр телибез!
Сентябрь 2, 2025
Котлыйбыз!
Театрыбызның сәнгать җитәкчесен Кинҗәгулов Олег Мадияр улын гаилә туу көне белән ихлас котлыйбыз!Хөрмәтле Олег Мадияр улы һәм Гөлинә!Бәхетле булыгыз, бер-берегезне яратыгыз, кадерләгез hәм хисләрегезне саклагыз!Гаилә бәхетегез мәхәббәт, наз hәм дәрт белән тулып торсын.
Сентябрь 1, 2025
Беренче сентябрь – белем бәйрәме!
1нче сентябрь – Белем бәйрәме – һәркем өчен истәлекле көн. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары да бүген үзләренең балаларын белем иленә озаттылар.Укытучыларны, укучыларны һәм әти-әниләрне бәйрәм белән котлыйбыз! Уңышлар һәм яхшы кәеф һәрвакыт юлдаш булсын!!!
Август 25, 2025
Куелачак яңа спектакль белән танышу узды.
«Җомга көн, кич белән»Драма, 12+Автор – Аяз ГыйләҗевСпектакльнең режиссеры – Олег Кинҗәгулов Спектакльнең премьерасы 24, 25 һәм 26 октябрьда.
Август 25, 2025
21 сентября казанский русский тюз приезжает к нам с гастролями!
В рамках гастролей будут представлены два спектакля:* в 13:00ПРО КОТА И ПРО ЛЮБОВЬИван Чернышев.Сказка, 6+Продолжительность – 1 час 10 минутИстория о хитром и смелом коте, который с помощью смекалки и ловкости превращает своего хозяина в настоящего герцога.Задорная атмосфера, любимые герои и удивительное превращение обычной истории в незабываемое представление. Билеты: https://tickets.chelnyteatr.tatar/event/?id=21334 * в 18:00БАРЫШНЯ-КРЕСТЬЯНКААлександр ПушкинКомедия, 12+Продолжительность … Далее
Август 21, 2025
Театр – ачык һавада!
Бүген, 20 август көнне, Марат Бибишев исемендәге театраль паркта Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры шәһәр халкын «Бик сагынсаң әгәр…» спектакле белән сөендерде. Марсель Мөсәвировның мюзиклы бик күп шәһәрдәшләребезне һәм шәһәр кунакларын җыйды. Күңелле, дәртле җырлар, нечкә юмор һәм талантлы артистлар тамашачыларны бәйрәм рухына күмде. Бу кич җәйнең истәлекле вакыйгаларның берсенә әйләнде.Тамашачылар спектакльне … Далее
Август 19, 2025
Игътибар!
Һава торышы шартлары аркасында бүген Азатлык мәйданында буласы спектакль куелмый!
Август 15, 2025
Театр – ачык һавада!
Бүген ачык һавада күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшев тормышына һәм иҗатына багышланган «Хәл бу ки… Салих Сәйдәшев» дигән чираттагы спектаклебез күрсәтелде. Әлеге спектакль бик күп тамашачы җыйды.Марат Бибишев исемендәге театр паркында шатлыклы атмосфера хөкем сөрде – күңел ачу кич буе дәвам итте. Тамаша көчле алкышлар һәм җылы кайтавазлар белән тәмамланды. Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт!Яңа … Далее
Август 11, 2025
11-12 сентября луганский академический музыкально-драматический театр имени М.Голубовича приезжает к нам с гастролями!
В рамках гастролей будут представлены два спектакля:• 11 сентября в 19:00«Бабий бунт», 12+Музыкальная комедияПродолжительность – 2 часа 30 минутСобытия спектакля переносят зрителя в казачью станицу на просторах Тихого Дона. «Даешь равноправие!» – гласит надпись на транспаранте взбунтовавшегося женского населения хутора, не желающего боле терять время на спор и решающего уйти за Дон. Степенные нравом, не … Далее
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято