Август 21, 2025
Театр – ачык һавада!
Бүген, 20 август көнне, Марат Бибишев исемендәге театраль паркта Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры шәһәр халкын «Бик сагынсаң әгәр...» спектакле белән сөендерде. Марсель Мөсәвировның мюзиклы бик күп шәһәрдәшләребезне һәм шәһәр кунакларын җыйды.
Күңелле, дәртле җырлар, нечкә юмор һәм талантлы артистлар тамашачыларны бәйрәм рухына күмде. Бу кич җәйнең истәлекле вакыйгаларның берсенә әйләнде.
Тамашачылар спектакльне бик җылы кабул иттеләр, актерларга кайнар алкышлар һәм матур рәхмәт сүзләре тапшырдылар.
Театр коллективы тамашачыларга бу кичне безнең белән үткәргәнгә рәхмәт белдерә.



Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято

