Яңалыклар
Август 11, 2025
Театр – ачык һавада!
Бүген, җәйге яллардан соң, безнең театр яңадан ишекләрен ачты – дөрес, гадәттәгечә театр бинасында түгел, ә саф һавада! Без шәһәрдәшләребезгә “Бөке” спектаклен күрсәттек. Елмаюларыгыз һәм җылы алкышларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Сезнең монда булуыгыз безнең йөрәкләрне шатлык һәм илһам белән тулыландырды. Сезне яңадан үзебезнең спектакльләрдә көтәбез! Яңа очрашуларга кадәр.
Август 8, 2025
Яшь актерлар игътибарына!
«Чиксез» театр студиясенә язылу игълан ителә. Театр сәнгатен өйрәнү өчен бу менә дигән мөмкинлек. 6 яшьтән 16 яшькә кадәр балаларны көтеп калабыз. Студия педагоглары – Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актерлары: Григорьева Юлия Эдуардовна һәм Фәхертдинов Рәзил Ришат улы, «Тантана» премиясе лауреаты (2015 ел), Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты (2022 ел). Төркемнәр … <a href="https://chelnyteatr.tatar/tt/news/yash-akterlar-igtibaryna/">Далее</a>
Август 8, 2025
Котлыйбыз!
Бүген, 25 июль көнне, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Алсу Сәгыйдуллинаның туй көне. Шамил һәм Алсу, сезне чын күңелдән котлыйбыз! Изге мәхәббәт хисләренБергә ныклап саклагыз,Тормыш дигән олы юлданГел янәшә атлагыз.Бар гомерегез үтсен бәхет белән,Юлыгызга гөлләр сибелсен,Бүген безнең кайнар котлавыбыз,Гомерлеккә шатлык китерсен.
Июнь 21, 2025
35 нче театр сезонының нәтиҗәләре!
Бүген җәйге ял алдыннан театр җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре сезонга йомгак ясау өчен җыелдылар. Театрның сәнгать җитәкчесе Кинҗәгулов Олег Мадияр улы узган 35 нче сезон турында, театр ирешкән төп казанышлар хакында сөйләде. Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Кәрамиев Румил Рәүф улы театр хезмәткәрләренә мактау грамоталары тапшырды.
Июнь 15, 2025
Бүген Казанда «Нәүрүз» фестивале кысаларында пресс-конференциядә театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов та катнашты.
Фестивальдә 17 июньдә күрсәтеләчәк “Без – 41 нче ел балалары” спектакле турында мәгълүмат бирде.
Июнь 2, 2025
Бүген «Капка» спектакле соңгы тапкыр уйналды.
Тамашачыга шундый тирән эчтәлекле һәм күңел кылларын тетрәндерә торган спектакль бүләк иткән командага зур рәхмәт. Бу кичне безнең белән булган тамашачыларга рәхмәтебезне белдерәбез.
Май 30, 2025
Афәрин, «ЧИКСЕЗ» театр студиясе !!!
Бүген «Чиксез» театр студиясенең йомгаклау чыгышы узды. Алар Григорьева Юлия Эдуардовна һәм Фәхертдинов Рәзил Ришат улы җитәкчелеге астында «Алиса маҗаралары» спектаклен тәкъдим иттеләр Бу вакыйга укучыларыбызның талантын һәм иҗади сәләтләрен күрсәтергә ярдәм итте. Алар тамашачыларга чын хис-кичерешләр һәм бик матур бәйрәм бүләк итеп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр! Театр студиясе укучыларын чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба … <a href="https://chelnyteatr.tatar/tt/news/af%d3%99rin-chiksez-teatr-studiyase/">Далее</a>
Май 29, 2025
Яңа спектальгә әзерлек башланды.
“Галиҗәнап ӘртислӘр”Автор – Әмир КамалиевРежиссер – Закиров Зөлфәт Хәйдәр улы
Май 23, 2025
«Без – 41нче ел балалары» спектаклен күрү өчен Грозныйга барырга кирәкми. Бары тик театрга килегез…
Россия театр әһелләре берлеге «Федерация» милли театрлар фестивалендә катнашачак театрлар һәм спектакльләр исемлеген бастырды. Фестиваль афишасына быел Россия республикаларында милли телдә куелган 11 спектакль кергән. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Мөхәммәт Мәһдиев повесте буенча куелган «Без – 41нче ел балалары» спектаклен тәкъдим итәчәк. Фестиваль Чечен Республикасы башкаласы — Грозный шәһәрендә 21-29 сентябрьдә … <a href="https://chelnyteatr.tatar/tt/news/bez-41nche-el-balalary-spektaklen-k%d2%afr%d2%af-%d3%a9chen-groznyjga-baryrga-kir%d3%99kmi-bary-tik-teatrga-kilegez/">Далее</a>
Май 16, 2025
Премьера белән, «СӨЯРКӘ»!!!
Бүген күптән көтелгән, Туфан Миңнуллинның пьесасы буенча куелган «Сөяркә» (12+) мелодрамасының беренче премьера көне узды! Барлык сәхнә кую командасын, артистларыбызны, режиссерны, театр һәм цех хезмәткәрләрен һәм, әлбәттә, кадерле тамашачыларыбызны премьера белән котлыйбыз! “Сөяркә” спектакле хакында фикерләрегезне комментарийларда калдырыгыз! Премьераны күрми калсагыз – спектакльне 16, 31 май һәм 13 июнь көннәрендә карау мөмкинлеге бар!
Апрель 29, 2025
Игътибар! 1-2 май көннәрендә касса эшләми.
Билетларны безнең рәсми сайттан онлайн рәвештә сатып алырга була.Сезгә уңайсызлыклар китергән өчен гафу үтенәбез һәм 30% ташлама бирә торган «КЫЗУ» промокодын бүләк итәбез.Калган көннәрдә касса 10:00 – 19:00 кадәр эшли.
Апрель 25, 2025
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Әскәров Илфат Мансур улы Татарстанның халык артисты исеменә лаек булды!
Чын күңелдән котлыйбыз!
Апрель 25, 2025
Георгий тасмасы – Бөек Ватан сугышында Җиңү көненең символы.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры ел да уздырыла торган «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды.Һәр тамашачы бездән хәтер символы – Георгий тасмасы ала. Бу гади аксессуар гына түгел, ә сугыш геройларына хөрмәт билгесе.
Апрель 25, 2025
Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында театр коллективларының Ш.Закиров исемендәге 24 нче “Идел-йорт” иҗади лабораториясе үтте.
Чара кысаларында театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов тренинг үткәрде, постановка бүлеге мөдире Радик Габдулкадыйров һәм әдәби бүлек җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева чыгыш ясап, лаборатория кунаклары белән аралаштылар. Иҗади лаборатория «Хәл бу ки … Салих Сәйдәшев» спектаклен карау һәм аннан соң фикер алышу белән тәмамланды.”Идел-йорт” иҗади лабораториясендә Азнакай, Сарман, Бөгелмә, Түбән Кама, Саба, Кукмара һәм Чаллыдан 80нән … <a href="https://chelnyteatr.tatar/tt/news/b%d2%afgen-ayaz-gyjl%d3%99%d2%97ev-isemend%d3%99ge-chally-tatar-d%d3%99%d2%afl%d3%99t-drama-teatry-binasynda-teatr-kollektivlaryny%d2%a3-sh-zakirov-isemend%d3%99ge-24-nche-idel-jort-i%d2%97adi-lab/">Далее</a>
Апрель 17, 2025
Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары буенча Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Арсланова Чулпан Фәрит кызы Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
Чын күңелдән котлыйбыз!
Апрель 10, 2025
8 апрель көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Татарстан яшь рәссамнарының «Мин кем әле?» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды.
Бу күргәзмәдә – яшь рәссамнар иҗаты, алар мәңгелек сорауларга җавап эзли…Күргәзмә 2025 елның июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Әлеге күргәзмәне спектакльләр антрактлары вакытында карарга мөмкин.Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 29 (2 кат, театр фойесы).
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято

