Яңалыклар
Ноябрь 8, 2022
Инде өч ай дәвамында ГАИЛӘ/ТЕАТР проекты безнең тамашачыларны шатландыра
Проектның төп максаты – олыларның да, балаларның да ял итүе. Балалар өчен махсус театральләштерелгән анимацион программа әзерләнә, алар яшьтәшләре белән уйныйлар һәм үз куллары белән эшләнмәләр ясыйлар. Шул ук вакытта әти-әниләре зур залда рәхәтләнеп спектакль карый.Бу юлы олыларга «Яшь йөрәкләр» спектакле күрсәтелде, балалар янына уйнарга миньоннар килде. Балалар да, ата-аналар да бик канәгать булып калдылар! … Далее
Ноябрь 7, 2022
Юбилейга рәхим итегез!
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында иҗат итүче, Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Имамованың юбилей кичәсе уңаеннан «Болан» (автор – А.Гыйләҗев) премьерасы тәкъдим ителәчәк. Юбилей кичәсе 19 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә үтәчәк, көтеп калабыз! Билетларны онлайн сайтта алырга мөмкин: https://chelnyteatr.tatar/tt/histrionics/bolan/ Касса : 8(8552) 25-31-77 Театрга рәхим итегез! #чаллытеатры#татдрам
Октябрь 30, 2022
27 октябрьдә театрында «Капка» спектаклендә кунаклар — Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар театры артистлары булды.
27 октябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Капка» спектаклендә кунаклар — Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар театры артистлары булды. Оренбургның театр труппасы быел үэләре дә Айгөл Әхмәтгалиеваның, «Капка» драмасын сәхнәләштерде, ул кешенең, үз тамырларын эзләү мәсьәләләрен күтәрүче спектакль. Без коллегаларыбызның, спектакльләрне карарга килүенә бик шат. Театр үзенең яңа һәм даими тамашачыларын көтә! … Далее
Октябрь 26, 2022
Театр каршында эшләп килүче балалар студиясе XIII Төбәкара балалар театр коллективлары һәм студияләре фестиваль-конкурсының төп турына чыкты
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының балалар театр студиясе Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында үткәрелә торган «Иделкәем & Кариев варислары» XIII Төбәкара балалар театр (драма һәм курчак) коллективлары һәм студияләре фестиваль-конкурсының төп турына чыкты. Бу турга 80 гариза килгән иде, алдагы турга 8 спектакль генә чыга алды. 24 октябрьдә, фестивальнең беренче көнендә студия … Далее
Октябрь 26, 2022
Фестиваль «ЗазерКамье 2022»
Алабуга шәһәр Мәдәният сараенда «ЗазерКамье – 2022» беренче ачык театр сәнгате фестивале уза.Атна дәвамында шәһәрдә чын иҗат бәйрәме булачак. Сәхнәдә көн саен үз эшенең профессионаллары чыгыш ясаячак. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры 25 октябрьдә 18:00 сәгатьтә “Яшь йөрәкләр” (Ф. Бурнаш) спектакле белән чыгыш ясаячак. Хәзерге вакытта труппа Алабуга шәһәр тарихы музеенда булырга … Далее
Октябрь 25, 2022
Казан театр училищесы студентлары кунакка килде.
22 октябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрына Казан театр училищесы студентлары «Әфсен» һәм «Тукай белән бер дулкында» спектакльләре белән кунакка килде. Моннан тыш, тамашачылар өчен театр сәнгате буенча мастер-класс үткәрелде. Барлык килүчеләр дә спектакльләрдән һәм мастер-класслардан канәгать калдылар.
Октябрь 20, 2022
«Театраль педагогика» проекты үз эшен дәвам итә!
Бүген «Театраль педагогика» проекты һәм «Хәл бу ки… Хәсән Туфан» спектакле 54-нче гимназиянең 6 һәм 9-нчы сыйныф укучыларын җыйды. Спектакльдән соң укучыларның Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе һәм актерлар белән фикер алышу мөмкинлеге булды. Укучылар спектакльнең символизмы һәм тарихы турында сөйләштеләр. Исегезгә төшерәбез, проектның максаты – шәһәр укучылары арасында татар … Далее
Октябрь 20, 2022
Татарстанские учреждения культуры сшили 7000 балаклав для мобилизованных солдат
Татарстанские учреждения культуры сшили 7 000 балаклав для мобилизованных мужчин. Театры, ансамбли и училища Казани, Набережных Челнов, Альметьевска, Атны, Бугульмы, Буинска, Мензелинска и Нижнекамска решили поддержать защитников Отечества. «За несколько дней более 20 наших учреждений сшили дополнительно 7 000 балаклав. Завтра их отправят мобилизованным. Работники швейных цехов изготовили балаклавы максимально качественно, прочно и удобно”, – … Далее
Октябрь 17, 2022
Театр труппасы Мөслим авылына барып кайтты!
Кичә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Мөслимдә “Әбугалисина” спектакле белән чыгыш ясады. Спектакль балаларга бик ошады.Артистлар кунакчыллык өчен рәхмәт белдерәләр һәм башка спектакльләрдә көтеп калалар. Театрга рәхим итегез! #чаллытеатры #татдрам
Октябрь 17, 2022
Субботник
15/10 Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы шәһәр өмәсендә катнашты.
Октябрь 13, 2022
Кечкенәләр өчен спектакль!
Чаллы шәһәре мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев үтенече буенча Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында мобилизацияләнгән солдат гаиләләре өчен «Әкият» Казан татар дәүләт курчак театрыннан «Маугли» спектакле күрсәтелде. Очрашуда башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Хәлимов Рамил Мәрван улы катнашты. Ул мобилизацияләнгән солдатларның гаиләсенә ирләренең фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде, дәүләт һәм шәһәр … Далее
Октябрь 12, 2022
Яшь язучы Айзирә Имамованың китап презентациясе!
11 октябрь көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының кече залында яшь шагыйрә Айзирә Имамованың “Хыялыма таба барам” исемле тәүге китабы презентациясе үтте. Кичәдә ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, танылган шагыйрь Илсөяр Ихсанова, Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөдире … Далее
Октябрь 9, 2022
ГАИЛӘ/ТЕАТР проекты үз эшен дәвам итә
ГАИЛӘ/ТЕАТР проекты инде икенче тапкыр Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында үткәрелә. Проектның асылы гади: балалар профессиональ аниматорлар белән күңелле вакыт үткәрәләр, олылар – яраткан спектакльләрен карап ләззәтләнәләр. Һәр бала монда күңеленә хуш килгән шөгыль таба алачак, чөнки программа үз эченә биюләрне дә, җырларны да, иҗади остаханәләрне дә ала. Программа 5 яшьтән 10 … Далее
Октябрь 5, 2022
Бүген якты һәм шатлыклы бәйрәм Укытучылар көне!
Бүген якты һәм шатлыклы бәйрәм – Укытучылар көне! Көзнең матур бу көнендә без барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Хезмәтегез, чиксез сабырлыгыгыз, эшкә бирелгәнлегегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәсебез килә! Белемебез, уңышларыбыз һәм казанышларыбыз өчен рәхмәт. Театрга рәхим итегез!
Октябрь 5, 2022
Мәскәү татарлары Штабы вәкилләрен Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрына чакырдылар
Мәскәү татарлары Штабы вәкилләрен Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрына Шамил Идиатуллинның “Город Брежнев” романы буенча куелган «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектакленә чакырдылар. Татар һәм төрки халыкларның милли конгрессы Чаллы хакимияте, иҗтимагый һәм яшьләр берләшмәләре белән ныклы элемтәдә тора. Штаб милли традицияләрне торгызуга өметләнә һәм спектакль алар өчен бу теманы популярлаштыручы ачкычларның берсе булды.
Сентябрь 29, 2022
ПРЕМЬЕРА!
Кичә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының Кече залында “Хәл бу ки… Хәсән Туфан” спектакленең премьерасы үтте. Анда күренекле шагыйрь Хәсән Туфанның чынбарлыкка нигезләнгән тормыш мизгелләре чагылды. Спектакльнен режиссеры hәм инсценировка авторы – Олег Кинҗәгулов. Артистларыбызны һәм спектакльнең иҗат төркемен чын күңелдән котлыйбыз! Театрга рәхим итегез! #татдрам#чаллытеатры
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято