Октябрь 20, 2022
«Театраль педагогика» проекты үз эшен дәвам итә!
Бүген «Театраль педагогика» проекты һәм «Хәл бу ки... Хәсән Туфан» спектакле 54-нче гимназиянең 6 һәм 9-нчы сыйныф укучыларын җыйды. Спектакльдән соң укучыларның Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе һәм актерлар белән фикер алышу мөмкинлеге булды. Укучылар спектакльнең символизмы һәм тарихы турында сөйләштеләр.
Исегезгә төшерәбез, проектның максаты - шәһәр укучылары арасында татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру.
Театрга рәхим итегез!
#чаллытеатры #татдрам #театральпедагогика








Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято

