Октябрь 26, 2022
Фестиваль «ЗазерКамье 2022»
Алабуга шәһәр Мәдәният сараенда «ЗазерКамье - 2022» беренче ачык театр сәнгате фестивале уза.
Атна дәвамында шәһәрдә чын иҗат бәйрәме булачак. Сәхнәдә көн саен үз эшенең профессионаллары чыгыш ясаячак. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры 25 октябрьдә 18:00 сәгатьтә "Яшь йөрәкләр" (Ф. Бурнаш) спектакле белән чыгыш ясаячак. Хәзерге вакытта труппа Алабуга шәһәр тарихы музеенда булырга өлгергән. Тиздән спектакльне тамашачыларга тәкъдим итәчәк.
Театрга рәхим итегез!
#чаллытеатры #татдрам
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято