Октябрь 9, 2022
ГАИЛӘ/ТЕАТР проекты үз эшен дәвам итә
ГАИЛӘ/ТЕАТР проекты инде икенче тапкыр Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында үткәрелә. Проектның асылы гади: балалар профессиональ аниматорлар белән күңелле вакыт үткәрәләр, олылар - яраткан спектакльләрен карап ләззәтләнәләр.
Һәр бала монда күңеленә хуш килгән шөгыль таба алачак, чөнки программа үз эченә биюләрне дә, җырларны да, иҗади остаханәләрне дә ала. Программа 5 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар өчен исәпләнгән.
Бу проект айның беренче шимбәсендә булачак. Безнең яңалыклар артыннан карап барыгыз.
Театрга рәхим итегез!
#татдрам#чаллытеатры#гаиләтеатр








Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято

