Яңалыклар
Август 19, 2022
СТУДИЯГӘ ЧАКЫРАБЫЗ
21 һәм 28 августта 15:00 сәгатьтә яшүсмерләрне (10-18 яшьлек балаларны) театр каршындагы студиягә “тыңлауга” чакырабыз! Нәрсә әзерләргә кирәк? – Шигырь, проза өзекләре һәм иҗади номер (җыр, бию яки музыка коралында уйнау). Кая барырга? – Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театры (Низаметдинов ур., 29), Коворкинг ишеге. Барлык сораулар буенча һәм тыңлауга язылу өчен, шушы номерга шалтыратырга: … <a href="https://chelnyteatr.tatar/tt/news/studiyag%d3%99-ty%d2%a3lauga-chakyrabyz/">Далее</a>
Август 12, 2022
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры бүген бөтен коллективны бергә җыйды.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры бүген бөтен коллективны бергә җыйды. Җәйге яллардан соң җиң сызганып эшкә тотыну бу. Күмәк җыелыштан яңа сезон планнары, премьералар турында сүз алышу булды. Театрның сәнгать җитәкчесе коллективны эшкә килгән яңа артист Диләрә Сөләйманова белән таныштырды.
Июнь 10, 2022
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды
Быел Бөек Җиңүгә 77 ел. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды.Спектакль башланыр алдыннан тамашачыларга тасмалар таратабыз.
Июнь 10, 2022
Балаларны яклау көненә багышланган «Бала Фест» узды
Нәни тамашачыларыбызны М.Бибишев исемендәге Театр паркында спектакльләребезнең геройлары — артистлар котлады!? Ә инде кич, сезне гаилә белән «Әбүгалисина» спектакленә чакырып калабыз! Башлана: 19:00 сәгатьтә. Билетлар: https://vk.cc/cdWsz5«ИЮНЬ» промокоды буенча 25% ташлама!«Пушкин картасы» аша алу каралган.Касса: 8 (8552) 25-31-77
Июнь 9, 2022
Татар конгрессының Чаллы бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде
Яңа җитәкче Конгресс эшчәнлеген активлаштыру өчен тугыз юнәлештә эшләргә кирәк саный. Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлегендә яңа житәкче сайланды. Ул – шәһәр язучылар берлеге рәисе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин. Аның кандидатурасын Милли активистлар хөкеменә Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов тәкьдим итте. Яңа җитәкче Конгресс эшчәнлеген активлаштыру өчен тугыз … <a href="https://chelnyteatr.tatar/tt/news/kassa-%d2%97%d3%99jge-esh-vakyty/">Далее</a>
Июнь 9, 2022
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры буенча экскурсиягә
Кичә бездә экскурсиядә LIBERTA театр студиясенең җәйге балалар лагере катнашучылары булды. Очрашу Чулпан Садыйковадан мастер-класс белән тәмамланды. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры буенча экскурсиягә гаризаларны төркемебезгә язып җибәрергә мөмкин.
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято

