Ru
Поиск по сайту
Яңалыклар
Гыйнвар 17, 2023
Бүген күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел
Бүген күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел. Шул уңайдан безнең театр Казанга сәфәр кылды. Татар зиратында аның каберенә чәчәкләр салу оештырылды. «Адымнар» мәктәбендә Аяз Гыйләҗев музеенда булдык, мәктәптә укучылар һәм шәһәрнең татар теле укытучылары белән очрашу уздырылды. Сәфәр азагында Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя апа Гыйләҗеваның фатирында кунакта булып, Аяз Гыйләҗевны искә алу мәҗлесендә … Далее
Гыйнвар 17, 2023
Инсаф Ильяс улы – Аяз Мирсәид улы Гыйләҗев белән Минзәлә театрында эшли һәм шәхсән таныш була
Инсаф Ильяс улы – Аяз Мирсәид улы Гыйләҗев белән Минзәлә театрында эшли һәм шәхсән таныш була. «…Аяз Гыйләҗев – чын шәхес, чын ир-ат ул. Үзенең әсәрләрен режиссёр белән спектакль куя башлаганнан спектакль чыкканчыга кадәр бергә эшли торган иде».
Гыйнвар 15, 2023
Безнең актёр Фәхретдинов Инсаф Ильяс улы «Алтын манара» VIII халыкара кинофестивалендә «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңүче булды
Безнең актёр Фәхретдинов Инсаф Ильяс улы «Алтын манара» VIII халыкара кинофестивалендә «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңүче булды. Ул «Исәнме сез?!» – «Живы ли вы?!» (12+) фильмының төп ролен башкарды, анда ул бик күп кеше гомерен саклап калган Зәйнең күренекле травматолог табибын уйный. Инсаф Ильяс улы Россиянең атказанган артисты һәм Татарстан Республикасының халык артисты! Һәм … Далее
Гыйнвар 6, 2023
Иң яраткан һәм иң җитез язылучыларыбыз өчен генә
7-8 гыйнварда 12.00 сәгатьтә «АВЫЛ эте Ак бай» спектакленә 2 билет 1 билет бәясеннән. Театр кассасында “ТЕАТР” промокодын әйтегез һәм бүләккә икенче билет алыгыз. *Тәкъдим чикләнгән.
Декабрь 30, 2022
КАЗАН ШӘҺӘРЕНДӘ ГАСТРОЛЬЛӘР: БИЛЕТЛАР САТУ БАШЛАНДЫ
14-16 февральдә безнең театр Казанга гастрольләргә чыгачак. 3 көн дәвамында Камал театрында 3 спектакль уйналачак. Билетларны Камал театры сайтында алырга мөмкин. ГАСТРОЛЬЛӘР АФИШАСЫ:14 февраля 19.00 «Яшь йөрәкләр»,  «Молодые сердца», Фәтхи Бурнаш, Музыкаль комедия, 12+ – https://kamalteatr.ru/poster/62688/ 15 февраля 19.00 «Капка», «Калитка», Айгөл Әхмәтгалиева, драма, 12+ – https://kamalteatr.ru/poster/62687/ 16 февраля 19.00 «Болан», «Олень», Аяз Гыйләҗев, Драма, 12+ – https://kamalteatr.ru/poster/62689/ … Далее
Декабрь 26, 2022
25 декабрьдә театр коворкингында беренче «Ак калфак» милли костюм фестивале узды
Чараның беренче өлешендә тамашачылар өчен милли колоритта товарлар ярминкәсе, кул белән ясалган эшләнмәләр, мастер-класслар оештырылды. «Бләзек техникада алтын поталь» һәм «Күн мозаика бизәк элементын камчы белән чигү». Чараның төп өлеше коворкинг күргәзмә зонасында узды. Яр Чаллының «SABR», «Хыял» һәм «Асия» брендларыннан килгән дефиле күрсәтелде, алар үз коллекцияләрен милли татар стилендә башкарды. Костюмнар конкурсында катнашучылар жюри … Далее
Декабрь 26, 2022
«Яңа татар пьесасы-2022» бәйгесенә нәтиҗә ясалды
Җиңүче булып Чаллы язучысы, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиева танылды. Аның «Пароль – Юк!» пьесасы кызыксындыру премиясенә лаек дип табылды.Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев аңа акчалата премия тапшырды. «Пьесамны кайсы театр куяр, әлегә белмим, вакыт күрсәтер», – диде язучы.Айгөл Әхмәтгалиева «Мәйдан – батырлар өчен» конкурсында  да җиңеп беренче … Далее
Декабрь 23, 2022
Казанда гастрольләр
Казанда гастрольләр оештыру эше башланды! 2023 елның 14, 15, 16 февраль көннәрендә Казанда, Г.Камал театры бинасында безнең театр 3 спектакль күрсәтәчәк!  Шул уңайдан бүген, театрның директоры Рәсим Хафизов һәм театрның әдәби бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева гастрольләр турында Тәртип һәм ВГТРК радиосында чыгыш ясадылар.  Сәхнә һәм Ватаным Татарстан редакцияләрендә булдылар!
Декабрь 23, 2022
Татар театрының туган көне
1906 елның 22 декабре безнең тарихи календарьга татар театрының туган көне буларак кереп калган. Шул уңайдан, Чаллы шәһәренең сәүдә үзәгендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры флешмоб оештырды. Биредә Чаллы театры белән танышу, “Яшь йөрәкләр” спектакленнән бию өзекләрен күрсәтү, бүләкләр уйнату булды.
Декабрь 22, 2022
Твой билет здесь!
Поздравляем, прямо сейчас покажите эту картинку и КРИКНИТЕ промокод «Люблю театр» – получите приглашение на спектакль из рук ведущего. Безнең туган көн уңаеннан, билетлар уйнатабыз!
Декабрь 20, 2022
Фестиваль АК КАЛФАК
«АК КАЛФАК» фестиваленә 25 декабрь көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрынга чакырабыз НӘРСӘ БУЛАЧАК?  25 декабрь көнне 10.00 дә Низаметдинова урамы, 29 йорт адресы буенча сине көтәбез!  «Ак калфак» конкурсында катнашу өчен гариза калдырыгыз: https://wa.me/79047677908   Яшь буенча чикләүләр юк! Иң мөһиме, кил һәм катнаш
Декабрь 18, 2022
Макияж буенча мастер-класс
Бүген коворкингта «Хәзерге заманда татар кызының макияж культурасы» дип аталган мастер-класс үтте. Без татар хатын-кызларының 100 ел элек булган һәм хәзерге макияж культурасы турында сөйләштек. 15 еллык стажы булган визажист, хатын-кызның табигый матурлыгын кабул итү һәм ачу практикумы авторы Оксана Косачева макияж буенча мастер-класс күрсәтте. Әлеге очрашуга килгән хатын-кызларның хис-кичерешләрен сүз белән генә аңлатып бетереп … Далее
Декабрь 13, 2022
ЯШЬ ЖУРНАЛИСТЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Татарстан хәзинәләре» программасы кысаларында 4 нче мәктәпнең 6 а сыйныфы укучылары язучы, әдәби бүлек җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашуда булды. Театр тормышы, әдәбият һәм сәнгать турында җанлы әңгәмә кордылар. Укучылар язучыга сораулар бирделәр, театр белән нәрсә бәйләгәне, әсәрләре турында кызыксындылар. Айгөл Әхмәтгалиева балаларның сорауларына бик теләп җавап … Далее
Ноябрь 29, 2022
«ТАТАРЧА ДИКТАНТ» АКЦИЯСЕ
25-27 ноябрь көннәрендә җиденче тапкыр «Татарча диктант» дөньякүләм белем тикшерү акциясе уза. Әлеге акция грамоталы язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә юнәлтелгән. Теләге булган һәр кеше шушы көннәрдә татар телендә диктант язуда үз көчен сынап карый ала. Бүген Яр Чаллы шәһәренең 14нче һәм 54нче гимназияләрендә диктантны татар телендә төрле аудиторияләрдә 1000нән … Далее
Ноябрь 29, 2022
Интервью
– Рус театрында үбешсәләр – чынлап үбешәләр, Мәскәү спектакльләрен карасагыз, нәрсә генә эшләмиләр! Кыскасы, рус театрында кыюлык күбрәк, алар иреклерәк, «раскрепощенность» диик. Ә безнең театр кешелеклерәк. «Сезнең театрда мәхәббәт сәхнәләре дә шулкадәр нечкә», – диләр. – Синеңчә, татар театрында нәрсәләр ярамый? – … – Әйтик, татар театрында артистларны ни дәрәҗәдә чишендерә аласың? – Нәрсәгә аларны … Далее
Ноябрь 22, 2022
ПРЕМЬЕРА БЕЛӘН
18, 19, 20 ноябрьдә Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча «Болан» спектакле күрсәтелде. Өч көн дәвамында театрда аншлаг булды. Тамашачылар арасында Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя Гыйләҗева да бар иде. Спектакльне караганнан соң, ул үзенең тәэсирләре белән уртаклашты һәм театрга зур уңышлар теләде. Спектакльне шулай ук филология фәннәре кандидаты, театраль критик Хәбетдинова Миләүшә Мөхәммәтҗановна дә карап, үзенең уңай … Далее
Мы используем файлы cookie для вашего удобства пользования сайтом и повышения качества рекомендаций. Подробнее
Я согласен

Продолжая использовать наш сайт, вы даете согласие на обработку файлов cookie (пользовательских данных, содержащих сведения о местоположении; тип, язык и версию ОС; тип, язык и версию браузера; сайт или рекламный сервис, с которого пришел пользователь; тип, язык и разрешение экрана устройства, с которого пользователь обращается к сайту; ip-адрес, с которого пользователь обращается к сайту; сведения о взаимодействии пользователя с web-интерфейсом и службами сайта) в целях аутентификации пользователя на сайте, проведения ретаргетинга, статистических исследований и обзоров. Если вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.