Декабрь 18, 2022
Макияж буенча мастер-класс
Бүген коворкингта «Хәзерге заманда татар кызының макияж культурасы» дип аталган мастер-класс үтте. Без татар хатын-кызларының 100 ел элек булган һәм хәзерге макияж культурасы турында сөйләштек. 15 еллык стажы булган визажист, хатын-кызның табигый матурлыгын кабул итү һәм ачу практикумы авторы Оксана Косачева макияж буенча мастер-класс күрсәтте. Әлеге очрашуга килгән хатын-кызларның хис-кичерешләрен сүз белән генә аңлатып бетереп булмый, алар һәрберсе гүзәл һәм бәхетле иде.
Безнең чараларга сез дә кушылыгыз, анонслар коворкинг телегамм-каналында: https://t.me/chelny_coworking


Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято

