Татарстан Республикасының атказанган артисты (2012 ел)
Илфат Мансур улы Әскәров 1973 елның 12 августында Саба районы Олы Кибәче авылында туа. 1991–1996 елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең актерлар әзерләү бүлегендә укый. 1996 елда Чаллы татар драма театрына эшкә килә. Киң диапазонлы, максатчан һәм колачлы фикерли белә торган артист.
Рольләре: Мияубәк (Ф.Галиев. «Чичиетта һәм Мияубәк»), Садыйк (Н.Кәримова. «Үп мине, Зәйтүнә!»), Хәлил (М.Фәйзи. «Галиябану»), Вафа (Г.Исхакый. «Кәләпүшче кыз»), Алмаз (Н.Гаетбаев. «Кызлар, ишек ачыгыз!»), Каракаш (Р.Батулла. «Яшь аралаш көлү»), Галимҗан (Т.Миңнуллин. «Без бит авыл малае»), Михаил (Р.Сабыр. «Хәят»), Кабан (М.Гыйләҗев. «Бурлак»), Насыйбулла (Р.Сабиров. «Абага алмасы ачы була»),Флүс (Х.Ибраһимов, Р.Сәгъди. «Кияү абый»), Ир (К.Абэ. «Ком ял итми»), Автор-хикәяләүче (А.Гыйләҗев. «Өч аршын җир»), Астров (А.Чехов. «Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә…»), Дәрвиш (М.Кәрим. «Ай тотылган төндә»), Фатих Кәримов (Я.Шәфыйков. «Хуш, Агыйдел! »), Вазыйх (Ш.Идиатуллин. «Шәһәр. Нокта. Брежнев»), Алексей (Б.Сәлахов. «Яратылмый калган ярлар»), Панталоне (К.Гольдони. «Ике хуҗаның хезмәтчесе»), Тимур (З.Хәкимханов. «Тәрәзәдә һаман ут яна»), Галим (Т.Миңнуллин «Диләфрүзгә дүрт кияу»).