Ru
Поиск по сайту
Фәйзерахманова Гөлфия

Татарстан Республикасының атказанган артисты (2009 ел)

Гөлфия Шәйхулла кызы Фәйзерахманова 1962 елның 16 мартында Татарстанның Саба районы Эзмә авылында туа. Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлап, Минзәлә татар дәүләт драма театрына эшкә килә. 1993 елдан Чаллы татар театрында эшли. Һәрбер ролен профессиональ яктан тиешле югарылыкка җиткерә белә.

Рольләре:
Фатыйма (Ф.Бүләков. «Сөясеңме, сөймисеңме?»), Шәмсия (З.Исмәгыйлев. «Кодача»), Рауза (Эсфир. «Әйттереп калыйк әле»), Ташбикә (М.Гыйләҗев. «Дон Жуан Балчыклыда»), Шәмсебикә (Н.Гаетбаев. «Аты барның  – дәрте бар»), Саҗи (Ф.Галиев. «Корт»), Зөһрә абыстай (Г.Исхакый. «Кәләпүшче кыз»), Мәрьям (Ф.Яруллин. «Бер күрешү –үзе бер гомер»), Мөслимә (Т.Миңнуллин. «Саташу»), Гөлҗиһан (Г.Камал. «Банкрот»), Галина Сабировна (Р.Куни. «Ике хатынлы таксист»), Нурлыбаян (Р.Сабыр. «Сигезле биюе»), Тайфә (А.Гыйләҗев.«Өч аршын җир»), Екатерина (Ф.Бурнаш. «Яшь йөрәкләр»), Гарифә (З.Кадырова. «Язмыш сынавы»), Хатын (Б.Сәлахов. «Яратылмый калган ярлар»), Хәния (З. Хәкимханов. «Тәрәзәдә һаман ут яна») һ.б.

Рольләр
Кире кайтырга