Татарстан Республикасының атказанган артисты (2013 ел)
Равил Рәшит улы Гыйләҗев 1973 елның 9 октябрендә Лениногорск районы Куакбаш авылында туа. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең актерлар әзерләү бүлегендә укый. 1996 елда Чаллы татар драма театрына эшкә килә. Үзенчәлекле характерларны зур төгәллек белән сурәтләүче, тырыш актер, ул башкарган образларга җылылык, лирик караш хас.
Рольләре: Нурулла (М.Гыйләҗев. «Дон Жуан Балчыклыда»), Госман Сабирович (Н.Гаетбаев. «Кызлар, ишек ачыгыз!»), Габдулла (Н.Кәримова. «Үп мине, Зәйтүнә!»), Анучкин (Н.Гоголь. «Өйләнү»), Тайсар (Ф. Бүләков. «Кызлар нигә елый?»), Габдулла (М.Гыйләҗев. «Бурлак»), Бәһрам (Аманулла. «Юлларда бозлавык»), Евгений (Р.Сабыр. «Хәят»), Әхмәт (Ф.Яруллин. «Бер күрешү – бер гомер»), Исламбәк (Р. Батулла. «Нурислам нигезе»), Байхан (Р. Батулла. «Яшь аралаш көлү»), Доктор (Г.Камал. «Банкрот»), Тахау (Р.Сабиров. «Абага алмасы ачы була»), Дивана (М.Кәрим. «Ай тотылган төндә»), Федоров (Ш.Идиатуллин. «Шәһәр.Нокта.Брежнев»), Зөфәр (А.Әхмәтгалиева. «Капка»), Доктор Ламбарди (К.Гольдони. «Ике хуҗаның хезмәтчесе»),Галимҗанның ярдәмчесе (Ф. Бурнаш. «Яшь йөрәкләр»), Кыяметдин (Т.Миңнуллин. «Без китәбез, сез каласыз»), Ләзиз (Р.Шарт. «Башыңа төшсә…»), Ләбиб, Гыйләҗиев (Ф. Сафин «Хәл бу ки… Фатих Кәрим»).