Татарстан Республикасының атказанган артисты (2006 ел)
Татарстан Республикасының халык артисты (2018 ел)
Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты (2016 ел)
Рәфикъ Равгат улы Каюмов 1961 елның 2 августында Татарстанның Чирмешән районы Кара Чишмә авылында туа. 1991 елда Чаллы татар театрына эшкә килә. Читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең режиссерлар әзерләү бүлеген тәмамлый. Татарстан Республикасының Театр әһелләре берлеге әгъзасы. Гротеск, эксцентрика элементларын ачык куллана белүче артист.
Рольләре: Зөфәр (Аманулла. «Җәйге кырау»), Сәет (И.Юзеев. «Гашыйклар тавы»), Сәгыйдулла (Ә.Гаффар. «Язлар моңы»), Эзоп (Г.Фигейредо. «Кол»), Исмәгыйль (М.Фәйзи. «Галиябану»), Жевакин (Н.Гоголь. «Өйләнү»), Ленар (Р.Хәмид. «Тигезәкләр»), Мифтах (Г. Исхакый. «Кәләпүшче кыз»), Гаптери (Ф.Галиев. «Корт»), Иршат (Т.Миңнуллин. «Без бит авыл малае»), Гаяз (М.Гыйләҗев. «Бурлак»), Большой Татарин (Р.Сабыр. «Абага алмасы ачы була»), Тимур Бариев (Р.Куни. «Ике хатынлы таксист»), Фердинант (Х.Ибраһимов, Р.Сәгъди. «Кияү абый»), Староста (К. Абэ. «Ком ял итми»), Мирвәли (А.Гыйләҗев. «Өч аршын җир»), Волкопятов (Б.Сәлахов. «Яратылмый калган ярлар»), Володя (Ә.Ишбулдина. «Зәңгәр томан артында»), Миңнегали (Ф.Бурнаш. «Яшь йөрәкләр»), Хәсән Акчурин (Т.Миңнуллин. «Без китәбез, сез каласыз»), Доктор (З.Кадырова. «Язмыш сынавы»), Хәсән Туфан (О.Кинҗәгулов «Хәл бу ки… Хәсән Туфан») һ.б.