Ru
Поиск по сайту
Нургалиева Ләйсән

Татарстан Республикасының атказанган артисты (2017)

Ләйсән Фирдәвес кызы Нургалиева 1980 елның 24 апрелендә Чаллы шәһәрендә туа. Казан театр училищесының актерлык бүлеген тәмамлап, 1999 елда Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли башлый. Читтән торып Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Чаллыдагы филиалын тәмамлый. Лирик пландагы, кичерешләргә бай артистка.

Рольләре: Дуняша (Н.Гоголь. «Өйләнү»), Айсылу (Р.Корбанов. «Патша кызы һәм җырчы»), Камәр (Г.Исхакый. «Кәләпүшче кыз»), Әнисә (Ф.Галиев. «Корт»), Илсөяр (Т.Миңнуллин. «Без бит авыл малае»), Хәмди (Г.Камал. «Банкрот»), Сеңел (Б.Сәлахов. «Җәмилә авылы»), Айзирәк (Б.Сәлахов. «Яр»), Кадрия (Р.Батулла. «Яшь аралаш көлү»), Әфсәния Арчинская (Р.Батулла. «Ярым ятларга кала»), Алисә (Р.Куни. «Ике хатынлы таксист»), Хатын (К.Абэ. «Ком ял итми»), Мөнирә (З.Кадырова. «Язмыш сынавы»), Галимә (З.Кадырова. «Сагынырсың, мин булмам»), Зәйнәп (Я.Шәфыйков. «Хуш, Агыйдел!»), Зәмзәмия (Р.Шарт. «Башыңа төшсә…»), Хәмдия (А.Шәйдуллин “Җаның ниләр тели”) һ.б.

Кире кайтырга
Мы используем файлы cookie для вашего удобства пользования сайтом и повышения качества рекомендаций. Подробнее
Я согласен
×
Продолжая использовать наш сайт, вы даете согласие на обработку файлов cookie (пользовательских данных, содержащих сведения о местоположении; тип, язык и версию ОС; тип, язык и версию браузера; сайт или рекламный сервис, с которого пришел пользователь; тип, язык и разрешение экрана устройства, с которого пользователь обращается к сайту; ip-адрес, с которого пользователь обращается к сайту; сведения о взаимодействии пользователя с web-интерфейсом и службами сайта) в целях аутентификации пользователя на сайте, проведения ретаргетинга, статистических исследований и обзоров. Если вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.