Чаллы татар дәүләт драма театры 24-25 октябрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә!
24 октябрь 18:00 сәгатьтә "Галиҗәнап ӘртислӘр”
Әмир Камалиев. Музыкаль комедия, 12+
Театр – үзе бер тормыш ул, сәнгать – яшәү чыганагы. Авыл кешеләре дә, мең төрле эш арасында, сәхнәдә самими матурлык табалар. Шәһәрдән яңача карашлы, заманча идеягә бай режиссер килеп төшкәч, хәлләр бераз үзгәреп китә. Спектакль куябыз дип йөргәндә, кемнәрдер мәхәббәт утында янып тилмерә…
Билетлар: vk.cc/cQ7IFO
25 октябрь 18:00 сәгатьтә "Сөяркә"
Туфан Миңнуллин. Мелодрама, 12+
Ярату гөнаһмы? Ун ел буе сөяркә ролендә яшәгән Әнисә көннәрдән беркөнне шушы сорау алдында кала. Гөнаһлы мәхәббәт һәм иман чисталыгы арасындагы каршылык Хәбирне дә сайлау алдында калдыра. Адәм баласы соңга калып булса да тәүбәгә килерме, гөнаһның ни икәнен аңлармы – спектакльдә шундый сораулар күтәрелә.
Т.Миңнуллин бу әсәре хакында үзе: “Ул пьеса нәкъ менә Мигъраҗ кичендә уйналырга тиешле әсәр”, – дип язып калдырган.
Билетлар: vk.cc/cQ7IR4



