15-16 октябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәренә Әлмәт татар дәүләт драма театры кунакка киләчәк.
Гастрольләр кысасында ике спектакль тәкьдим ителәчәк:
15 октябрь 19:00
«Микулай»
Мансур Гыйләҗев
Драма,16+«Микулай»да Сарсаз Күл авылында япа-ялгыз гомер кичерүче керәшен агаеның бер җәйге иртәдән башлап, икенче көннең таңына кадәр бер көне сүрәтләнә. Аның гомерен – тормыш-көнкүрешен, мәхәббәтен, дөньяга мөнәсәбәтен ачкан, алай гына да түгел бөтен бер авылның язмышын эченә алган соңгы көне.
16 октябрь 19:00
«Җиләкле җәй»
Илгиз Зәйниев
Комедия, 12+Бу спектакль – иң кыйммәтле хәзинәнең, табылдыкның чыннан да бәһасыз булуы турында искәртү.
Безне чын-чынлап бәхетле һәм бай итә торган нәрсә һәрвакыт яныбызда – ул иң якын кешеләребезнең мәхәббәте. Тик чын бәхет сине кулын сузып үз капкаң артында көткән мәлдә, җиңел табыш артыннан куып, боларның барысын да югалтырга мөмкинсең.
Иң мөһиме – галиҗәнап очракка, язмышка ышанырга һәм иң зур кыйммәтнең тормышыгызны мәгънә белән тутыручыларны ярата һәм яраттыра, кадерли һәм саклый белү икәнен онытмау.Билетларны кассада һәм театрыбыз сайтында алырга мөмкин.
Касса: 8(8552)25-31-77
10:00-19:00 сәгатьләрдә эшли.


