25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көнендә – тамашачыларга көн саен яхшы кәеф һәм хис-кичерешләр бүләк итүчеләрне хөрмәтләделәр. Һәм бу безнең театр өчен чын мәгънәсендә йолдызлы кичә булды.
Театрның сәнгать җитәкчесе, безне җиңүләргә илһамландыручы Олег Кинҗәгулов һәм таланты белән сәхнәне яулап алган драма артисты Руслан Әюпов Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәният үсешенә зур өлеш керткән өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.
Театр тылсымын булдыручы – яктырту буенча рәссам Денис Иванов Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.
Татарстан Республикасының халык артисты, драматург, Язучылар берлеге һәм Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, күпсанлы премияләр лауреаты, исеме инде татар мәдәнияте елъязмасына язылган шәхес Булат Сәлахов Мәдәният хезмәткәрләренең Мактау китабына кертелде.
«Ел куелышы» – «Җомга көн, кич белән…» спектакле.
«Ел актрисасы» – ТРның атказанган артисты Миләүшә Имамова.
«Ел өмете» – исеме сәхнәдә әле генә яңгырый башлаган Назгөл Имамова.




