Курсның остазы – театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.
Укыту формасы – көндезге, театрга эшкә урнашу мөмкинлеге белән.
9 нчы сыйныфлар базасында «Актерлык сәнгате» квалификациясе буенча уку срогы – 3 ел 10 ай.
Бюджет урыннары – 10.
Дәресләр атнага 3 тапкыр Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә узачак (Алабуга шәһәре), һәм 3 тапкыр (пәнҗешәмбе, җомга, шимбә) Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында (Чаллы шәһәре).
Кирәкле документлар:
1) төп гомуми белем бирү аттестаты һәм аның копиясе
2) паспорт һәм копиясе (1, 5, 19 б.)
3) 6 фотосүрәт (3х4)
4) ИНН копиясе
5) Иминият пенсия таныклыгының копиясе (СНИЛС)
6) Мәҗбүри медицина иминияте полисы копиясе
7) Прививкалар сертификаты, флюорография копиясе
8) Справка 0864
Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Алабуга шәһәре, Яр буе урамы, 7.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (85557) 7-83-61.
Почта: el_kpu@mail.ru .
Март 4, 2025
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры белән берлектә актерлык курсына студентлар җыюны игълан итә.
Яңалыклар