Октябрь 17, 2024
Бүген бездә 118-нче балалар бакчасыннан нәни дусларыбыз кунакта булды.
Аларга театр буенча экскурсия үткәрелде.
Балалар өчен сәхнә артына һәм цехларга ишекләр ачылды, декорация элементларының ничек ясалганы күрсәтелде. Татарстан Республикасының атказанган артисты Таһирова Раушания кечкенә кунакларыбыз өчен мастер класс үткәрде. Балаларга сәхнә арты экскурсиясе бик ошады, мастер класста бик теләп катнаштылар һәм театрга янәдән спектакль карарга килергә теләкләрен белдерделәр.
Сезнең дә театр дөньясын эчтән күрәсегез килсә, экскурсиягә рәхим итегез!
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято