Октябрь 17, 2025
Безнең театр «Заман кыңгыравы» фестивалендә!
Кичә, 16 октябрьдә, безнең театр Туфан Миңнуллин исемендәге «Заман кыңгыравы» дип исемләнгән милли драматургия театр фестивалендә чыгыш ясады. Без тамашачыларга «Сөяркә» спектаклен тәкъдим иттек.
Фестиваль экспертлары арасында — хөрмәтле театр тәнкыйтьчеләре, язучылар һәм сәнгать белгечләре:
Нияз Игъламов, Мансур Гыйләҗев, Рауза Солтанова, Анастасия Ефремова, Екатерина Рябова, Андрей Пронин һәм Ләйсән Алексеева бар иде.
Жюри әгъзалары спектакльне югары бәяләп, бик җылы сүзләр җиткерделәр, аларны теманың яңача ачылышы, куелыш осталыгы сокландырды.




Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято

