Гыйнвар 29, 2024
Эскизлы спектакль «Мөгаллимә»
Милләтләр театрының Иҗади лабораториясе кысаларында 27нче гыйнварда Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары «Мөгаллимә» спектаклен күрсәтте (пьеса авторы - Динә Сафина).
Театр тәнкыйтьчеләре режиссер Александр Чеботарев (Мәскәү) белән берлектә артистлар уйнавын бәяләде.
Атна эчендә артистлар классик әсәрләр һәм хәзерге заман рус драматургиясенә таянып, спектакльләр әзерләде. Һәр спектакль ахырында тамашачылар һәм лабораториядә катнашучы театрлар белән бергәләп әңгәмә корылды.
Театраль лаборатория тәмамлангач, кайсы спектакль аеруча күңелгә кереп калуын ачыклау максатыннан, тамашачылар арасында тавыш бирү уздырылачак.
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято