Март 14, 2026
Премьера белән!
Бүген театрыбызда зур уңыш белән Артур Шәйдулла пьесасы буенча «Чыкты атым күләгәдән» спектакленең беренче премьера көне узды. Һәм бу премьера шәһәр өчен чын тарихи вакыйга булды.
⠀
Залда — спектакль темасына аеруча якын булган мөхтәрәм кунаклар:
⠀
«КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Анатольевич Когогин
Яр Чаллы шәһәре хакиме Наил Гамбәр улы Мәһдиев
СПб вице-губернаторы Владимир Николаевич Княгинин
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Нәдир Дамир улы Закиров
ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов
⠀
Алар барысы да шәһәребез турындагы куелышны югары бәяләделәр.
⠀
Театрыбызны яңа премьера белән котлыйбыз! Горурланабыз һәм шундый спектакльләр — тере, чын, үзебезнекеләр турында - тагын да күбрәк чыксын, дип телибез!

Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято

