«Яшь йөрәкләр» спектаклендә Сәрби ролен хәзер яшь актрисабыз Алсу Сәгыйдуллина башкарачак!
Әйдәгез, аның белән якыннанрак танышыйк. Аның белән булган кечкенә генә әңгәмәне сезгә тәкьдим итәбез:
1. Сәлам, Алсу! Үзең турында бераз сөйләп кит әле: кайда укыдың, нинди шөгыльләрең бар, театрдан тыш нәрсә белән кызыксынасың?
- Сәлам, миңа 21 яшь. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамладым, хәзер ЧДПУда югары белем алам. Театрдан тыш вакытымны авылга кайтып, туганнарым белән уздырырга яратам.
2. Безнең театрга ничек килеп эләктең? Беренче хис-кичерешләрең белән уртаклаш әле.
- Май аенда ук без төркемдәш кызлар белән кем кайсы театрга барырга теләве турында уйлана башладык. (Без 7 кыз идек.) Минем туганнардан ерак китәсем килмәде, шуңа нәкь менә безнең театрны сайларга булдым. Диплом спектакльләренә безгә Туймазы һәм Минзәлә театрыннан килгәннәр иде. Спектакльдән соң фикер алышу нәтиҗәсендә мине Туймазы театрына чакырдылар. Тик минем башка республикага күченеп китәсем килмәде. Җәй буена һаман саен театрга баруны кичектереп тордым, һәм сентябрь аенда әнинең: «Барып кара, кызым, яңадан үкенерсең»,- дигән сүзләреннән соң гына тәвәккәлләргә булдым. Бик борчылдым, каушадым, чөнки әлеге театрда хезмәт кую өчен тәҗрибәм аз иде. Олег Мадияр улы миңа карагач, гомумән, сүзләремне дә онытып җибәрдем. Анда шулай ук Илфат Әскәров һәм Равил Гыйләҗев та бар иде. Мине тыңлаганнан соң, Олег Мадияр улы кулыма китап тоттырды һәм Сәвиләнең сүзләрен өйрәнергә кушты. Шулай минем беренче ролем барлыкка килде һәм мине эшкә алдылар.
Театр тормышы белән мин инде 3 елдан артык социаль челтәрләрдән күзәтеп бардым, труппага эләгү турында бик хыяллана идем. Югыйсә, башка театрларга да чакырып карадылар, тик күңелем Чаллы татар драма театрын сайлады һәм ялгышмады.
3. Нинди рольләр уйнарга хыялланасың?
- Алдагы елда «Яшь йөрәкләр» спектаклен караганда, Сәрби роле күңелемә кереп калган иде. Быел инде аны уйнау бәхетенә дә ирештем!
4. Беренче эш айларың турында да сөйләп үт инде безгә.
- Хисләрем катнаш иде: ни көтәсен, нинди рольләр уйнаячагым да билгесез иде әле, тик мин бик бәхетле идем! Театр коллективына чиксез рәхмәтләрем, бик җылы каршы алдылар, киңәшләр биреп, һәрчак ярдәмгә әзер тордылар.
5. Ничек сиңа рольләргә кертелү, труппа белән мөнәсәбәтләр нинди? Сине бу сезонда нинди рольләрдә күрергә мөмкин булачак?
- Чыннан да, рольләргә кертелү - җиңел эш түгел, тик бу бик кызыклы һәм кирәкле тәҗрибә дип саныйм. Әлеге сезонда мин «Бик сагынсаң әгәр», «Авыл эте Акбай», «Яшь йөрәкләр», «Туйга ничә көн кала», «Ак калфак» спектакльләрендә рольләргә кертелдем.
6. Булачак һөнәреңне сайлауга ничек килдең һәм ни өчен нәкь менә театр белән тормышыңны бәйләргә булдың?
- Минем әти-әниләрем дә сәнгать өлкәсендә хезмәт куялар, алар кечкенәдән миндә иҗатка карата кызыксыну уяттылар. Ләкин мин моңа артык игьтибар бирмәдем, бу өлкәне сайлармын дип һич тә уйламадым. Әнинең хыялы - мине сәхнәдә күрү иде. Көллияткә укырга кергәч, миңа бик ошап китте, мин баштан-аяк иҗатка чумдым, булачак һөнәремне дә сәхнә белән бәйләргә булдым, киләчәккә максатлар куеп, зур планнар белән яши башладым.
Театрыбыз актрисасын котлыйбыз һәм киләчәктә зур иҗади үрләр яулавын теләп калабыз!
Алсуны яңартылган спектакльләрдә күрергә чакырып калабыз! Билетларны комиссиясез сайттан алырга мөмкин: https://chelnyteatr.tatar/afisha/