Февраль 22, 2024
Сәхнә арты: нинди ул?
Бүген «Үс һәм алга кит» үсеш үзәге балаларына Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры буйлап күзәтү экскурсиясе уздырылды.
Әлеге экскурсия Татарстан рәисе маршруты буенча уза.
Балалар бутафория, костюмнар бүлеге, декорацияләр белән якыннан таныштылар, күп кенә сәхнә арты серләренә төшенделәр.
Актрисабыз, Татарстан Республикасының атказанган артисты Раушания Таһирова балалар өчен актерлык осталыгы буенча иҗади мастер-класс үткәрде.
Сезнең дә сәхнә арты серләренә төшенәсегез килә икән, безгә языгыз, барлык сорауларыгызга да җавап бирербез
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято