Март 28, 2023
Сезнең өчен бик яхшы хәбәр бар!
21-23 апрельдә Җаның ниләр тели? (12+) спектакленең ПРЕМЬЕРАсы булачак
Пьесаның авторы - шәһәрдәшебез Артур Шәйдуллин.
Авылда көннән-көн йортлар сирәгәя, урамнар кими. Тиздән бу урында завод төзеләчәк. Кирәк-яракны алып китәр өчен нибары ике атна вакыт калган. Әйберләрне алып та китәрсең, тик менә иң мөһиме – үткәннәрне генә үзең белән ияртеп булмый.
Әгәр теләгегезне үтәү мөмкинлеге бирелсә, сез кем булырга теләр идегез: майормы, депутатмы әллә авылны коткаручы әүлияме? Тик… тели белсәң – теләк, белмәсәң – имгәк!
Һәркемнең сайлау юлы бар. Әмма мәңгелеккә атларга җыенганда, бу юлга бөтенләй яңа күзлектән карыйсың. Ялгышлар да күзгә күренә башлый.
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято

