Декабрь 13, 2022
ЯШЬ ЖУРНАЛИСТЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Татарстан хәзинәләре» программасы кысаларында 4 нче мәктәпнең 6 а сыйныфы укучылары язучы, әдәби бүлек җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашуда булды. Театр тормышы, әдәбият һәм сәнгать турында җанлы әңгәмә кордылар. Укучылар язучыга сораулар бирделәр, театр белән нәрсә бәйләгәне, әсәрләре турында кызыксындылар. Айгөл Әхмәтгалиева балаларның сорауларына бик теләп җавап бирде. Очрашу бик кызыклы үтте, укучылар театр тормышы һәм язучы иҗаты турында күп файдалы мәгълүмат алды.
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято