ФГБУК «РОСКОНЦЕРТ» гамәлгә ашыручы «Большие гастроли» федераль программасы кысаларында Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры 2026 елның 8 апреленнән 10 апреленә кадәр М. Шкетан исемендәге Мари милли драма театры сәхнәсендә Мари Эл башкаласы халкына һәм кунакларына өч төрле спектакль күрсәтәчәк.
Йошкар-Ола тамашачысына иҗади программабызны тәкъдим итү – безнең өчен зур хөрмәт. Без тамашачыларыбыз яраткан һәм коллективның визит карточкасына әйләнгән спектакльләрне алып барабыз: Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр» музыкаль комедиясе һәм ике драма – Н.Яһудин, А.Әхмәтгалиеваның «Алтын алка» һәм М.Мәһдиевның «Без – 41 нче ел балалары». Репертуарыбызның төрле буын, фикер һәм мәдәният кешеләрен берләштерүе белән горурланабыз – һәркем үз күңеленә хуш килгән спектакльне табар.

