«Тантана» премиясе лауреаты (2015 ел)
Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты (2022)
Рәзил Ришат улы Фәхертдинов 1981 елның 1 сентябрендә Магадан өлкәсе Чаун районы Бараниха бистәсендә туа. 2004 елда, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлап, Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли башлый. 2006–2011 елларда Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты. 2014 елда яңадан Чаллы татар дәүләт драма театрына эшкә кайта. Эчке энергиясе ташып торган, гаҗәеп пластикага ия артист.
Рольләре: Соклан (Р.Батулла. «Ана каргышы»), Артем (З.Хәким. «Кайтуыңның кайтавазы»), Кочкарев (Н.Гоголь. «Өйләнү»), Үрдәк бәбкәсе (З.Минһаҗева, В.Әхмәтшин. «Әтәч нигә кычкыра?»), Вәзир (Р. Корбанов. «Патша кызы һәм җырчы»), Авыл егете (М.Фәйзи. «Галиябану»), Низам (Р.Сабыр. «Абага алмасы ачы була»), Труффальдино (К.Гольдони. «Ике хуҗаның хезмәтчесе»), Телегин (А.Чехов. «Яшәргә, ничек тә яшәргә»), Әсхәт (А.Әхмәтгалиева. «Ул бит кичә иде»), Илья (Ә.Ишбулдина. «Зәңгәр томан артында»), Мирсәет (Я.Шәфыйков. «Хуш, Агыйдел!»), Хәзрәт (Ф. Бурнаш. «Яшь йөрәкләр»), Касыйм (А.Әхмәтгалиева. «Капка»), Кәҗә (Б.Сәлахов. «Яратылмый калган ярлар»), Мыгырдык (И.Зәйниев. «Тыпырдык»), Вәзир (А.Әхмәтгалиева. «Чәчәк күлмәк»),Әбүгалисина (К. Насыйри «Әбүгалисина»), Хафиз (З. Хәкимханов. «Тәрәзәдә һаман ут яна»), Тәминдар (А. Гыйләҗев “Болан”) һ.б.