Татарстан Республикасының атказанган артисты (2015 ел)
Алсу Рәшил кызы Хәбетдинова 1973 елның 16 мартында Татарстанның Кукмара районы Березняк авылында туа. Казан театр училищесының актерлар хәзерләү бүлегендә укый.1993 елда Чаллы татар театрында эшли башлый. Эчке энергиягә, кыюлыкка ия актриса.
Рольләре: Хәбирә (Г.Каюмов. «Һинд кызы»), яшь Фатыйма (Ф.Бүләков. «Сөясеңме, сөймисеңме?»), Чичиетта (Ф.Галиев. «Чичиетта белән Мияубәк»), Дарья (Х. Ибраһимов. «Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз»), Мәфтуха (М.Гыйләҗев. «Дон Жуан Балчыклыда»), Галия (Т.Миңнуллин. «Дуслар җыелган җирдә»), Люция (Ә.Гаффар. «Язлар моңы»), Самира (Т.Әл-Хәким. «Булмас димә»), Туганым (Г.Камал. «Банкрот»), Йолдыз Бариева (Р.Куни. «Ике хатынлы таксист»), Мәрьям (Р.Сабыр. «Сигезле биюе»), Гөлҗиһан (Х.Ибраһимов, Р. Сәгъди. «Кияү абый»), Диләрә (А.Әхмәтгалиева. «Ул бит кичә иде»), Хатын (А.Гыйләҗев. «Сөекле дустым! »), Алсу (З.Кадырова. «Язмыш сынавы»), Хатын (Б.Сәлахов. «Яратылмый калган ярлар»), Авыл хатыны (Ф.Бурнаш «Яшь йөрәкләр»), Сәмруг кош (А.Әхмәтгалиева. «Чәчәк күлмәк»), Газизә (А. Гыйләҗев “Болан”) һ.б.