Руслан Рәсил улы Ибраһимов 1986 елның 21 мартында Актаныш районы Мәсәде авылында туа. Казан театр училищесының актерлар әзерләү бүлегендә укый. 2006 елда Чаллы татар дәүләт драма театрына эшкә килә. Читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. Көчле темпераментка ия, табигыйлеге, ихласлыгы белән тамашачыларның күңелен яулый.
Рольләре: Гали (Р.Сабыр. «Хәят»), Надыйр (З. Минһаҗева. «Бүген минем туган көнем»), Буран (М.Гыйләҗев. «Бурлак»), Мөхәммәтҗан (Г. Камал. «Банкрот»), Афзал (Г. Хугаев. «Минем кайнанам»), Клеант (Ж.Б. Мольер. «Саран»), Комарик (Р. Сабиров. «Абага алмасы ачы була»), Саклан (Р. Батулла. «Ана каргышы»), Җофаретдин Чулманский (Р. Батулла. «Ярым ятларга кала»), Мөнир (Х. Ибраһимов, Р. Сәгъди. «Кияү абый»), Тегермәнче (А. Гыйләҗев. «Өч аршын җир»), Костя (Ә.Ишбулдина. «Зәңгәр томан артында»), Рәдиф (И.Зәйниев. «Туйга ничә көн кала»), Сәйфулла (Ф.Бурнаш. «Яшь йөрәкләр»), Авыл егете (З.Кадырова. «Язмыш сынавы»), Сильвио (К.Гольдони. «Ике хуҗаның хезмәтчесе»), Сакчы (К. Насыйри «Әбүгалисина»), Рөстәм (М.Мөсәвиров. «Бик сагынсаң әгәр…»), Фазыл, Секретарь (Ф. Сафин «Хәл бу ки… Фатих Кәрим»), Шәкүр (Т.Миңнуллин «Диләфрүзгә дүрт кияу»).