1 пәрдәле әкият (0+)
Бәхет – ул еракта түгел, синең яныңда. Ләкин шуны аңлар өчен авырлык тулы юлларны үтәргә кирәк. Ул юл шактый куркыныч: анда самими авыл эте дә, хыянәтче мәче дә, ярдәмгә әзер усал бүре дә, шәһәрнең күпне күргән урам этләре дә үзенә урын эзли… Акбай һәм Тәмлетамак сәяхәте дуслык һәм хәйләкәрлек, тугрылык һәм хыянәт турында сөйли, маҗаралар вәгъдә итә.
Рольләрдә:
Акбай – Руслан Әюпов
Тәмлетамак – Алсу Гыйлманова, Юлия Григорьева
Сарбай – ТРның атказанган артисты Руслан Ибраһимов
Актүш – Лилия Минһаҗева
Актырнак – ТРның атказанган артисты Чулпан Арсланова
Дүрткүз – Алсу Сәгыйдуллина
Муйнак – ТРның атказанган артисты Раушания Таһирова
Бульдог – Эдуард Латыйпов
Чарли – Физәлия Габидуллина
Бүре – ТРның атказанган артисты Флүзә Касаева

