Комедия (12+)
Хәзер психологлар һәркемгә “үзеңне яратырга өйрән”, дип киңәш бирәләр, түләүле тренинглар тәкъдим итәләр. Ә менә безнең спектакль героена – сәер фамилияле Чыпчыкка тормышын тамырдан үзгәртер өчен бер мизгел җитә. Һәм бушлай. Табиб кабинетында ул үзенә яшәргә нибары бер ай калганын ишетә. Моңарчы кыюсыз гына, җебегән генә булган егетебез гомер ахырында булса да чын геройга әверелмәкче. Һәм әверелә дә. Тик…
Рольләрдә:
Чыпчык – ТРның атказанган артисты Руслан Ибраһимов
Чыпчыкның сөйгәне – Алсу Гыйлманова
1 нче ир-ат – Инсаф Һидиятуллин
2 нче ир-ат – ТРның атказанган артисты Рәзил Фәхертдинов
3 нче ир-ат – ТРның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин
1 нче хатын – Алсу Сәгыйдуллина
2 нче хатын – Индира Маликова
3 нче хатын – ТРның атказанган артисты Раушания Таһирова

