Ru
Поиск по сайту
Таһирова Раушания

Татарстан Республикасының атказанган артисты (2008 ел)
«Тантана» премиясе лауреаты (2014 ел)

Раушания Миңнулла кызы Таһирова 1966 елның 16 июлендә Татарстанның Чистай (хәзерге Яңа Чишмә) районы Әдәмсә авылында туа. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының режиссерлар әзерләү бүлеген тәмамлый. 1990 елда Чаллы татар театрында эшли башлый. Аның уенында темперамент, җанлылык өстенлек итә.

Рольләре: Рәсимә (Ф.Галиев. «Су буенда учак яна»), Мөнирә (И.Юзеев. «Гашыйклар тавы»), Наза (З.Исмәгыйлев. «Кодача»), Гөлбикә (М.Гыйләҗев. «Дон Жуан Балчыклыда»), Октябрина (Н.Гаетбаев. «Аты барның – дәрте бар»), Халисә (Ф. Галиев. «Корт»), Дәһирә (Г.Хугаев. «Минем кайнанам»), Ана (Р.Батулла. «Ана каргышы»), Асия (Т.Хәким. «Булмас димә»), Рәхимә (Р.Сабыр. «Хәят»), Мәликә (Г. Камал. «Банкрот»), Чумзия (Р.Батулла. «Ярым ятларга кала»), Фаягөл (Х.Ибраһимов, Р.Сәгъди. «Кияү абый»), Екатерина Власовна (Ж.Сиблейрас. «Тирәкләр шаулый җилдә»), Тәнзилә (А.Әхмәтгалиева. «Ул бит кичә иде»), Гөлфия (З.Кадырова. «Сагынырсың, мин булмам»), Хатын (Б.Сәлахов. «Яратылмый калган ярлар»), Әкиятче (И.Зәйниев. «Тыпырдык»), Музыкант (Т.Миңнуллин. «Без китәбез, сез каласыз»), Колли (Т.Миңнуллин “Авыл эте Акбай”) һ.б.

Кире кайтырга
Мы используем файлы cookie для вашего удобства пользования сайтом и повышения качества рекомендаций. Подробнее
Я согласен
×
Продолжая использовать наш сайт, вы даете согласие на обработку файлов cookie (пользовательских данных, содержащих сведения о местоположении; тип, язык и версию ОС; тип, язык и версию браузера; сайт или рекламный сервис, с которого пришел пользователь; тип, язык и разрешение экрана устройства, с которого пользователь обращается к сайту; ip-адрес, с которого пользователь обращается к сайту; сведения о взаимодействии пользователя с web-интерфейсом и службами сайта) в целях аутентификации пользователя на сайте, проведения ретаргетинга, статистических исследований и обзоров. Если вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.