Чулпан Фәрит кызы Арсланова 1984 елның 31 мартында Чаллы шәһәрендә туа. Алабуга мәдәният училищесының режиссерлар хәзерләү бүлеген, читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтын, Чаллы дәүләт педагогия университетының филология факультетын тәмамлый. 2004 елдан Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли. Чаялыгы, кыюлыгы аның образларында да матур чагылыш таба.
Рольләре: Рәфидә (Р.Батулла. «Нурислам нигезе»), Даша (З.Хәким. «Кайтуыңның кайтавазы»), Сәвия (Т.Миңнуллин. «Без бит авыл малае»), Мәрфуга (Г.Камал. «Банкрот»), Лиза (Р.Сабыр. «Хәят»), Әлфия (Г. Хугаев.«Минем каенанам»), Светлана (И. Бикбулатова. «Җилкәннәр»), Рәмзия (Н. Гаетбаев. «Кызлар,ишек ачыгыз!»), Алсу (И. Юзеев. «Гашыйклар тавы»), Җайбикәч (Р. Батулла. «Ярым ятларга кала»), Римма (А.Әхмәтгалиева. «Ул бит кичә иде»), Филүсә (З.Хәким. «Тәрәзәдә һаман ут яна»), Таңсылу (И.Зәйниев. «Туйга ничә көн кала»), Нәҗибә (А.Әхмәтгалиева. «Капка»), Смеральдина (К.Гольдони. «Ике хуҗаның хезмәтчесе»), Хатын (Б.Сәлахов. «Яратылмый калган ярлар»), Мөнирә (З.Кадырова. «Язмыш сынавы»), Авыл кызы (Ф. Бурнаш. «Яшь йөрәкләр»), Шәһәр кешесе (К. Насыйри «Әбүгалисина»), Филүсә (З. Хәкимханов. «Тәрәзәдә һаман ут яна»), Ябалак (И. Зәйниев «Тыпырдык»), Зәлия (А. Гыйләҗев “Болан”) һ.б.