Ru
Поиск по сайту
Сәгъдуллин Рафил

Татарстан Республикасының атказанган артисты (2007 ел)
«Тантана» премиясе лауреаты (2011, 2014 ел)
Дамир Сиражиев исемендәге премия лауреаты (2023 ел)

Рафил Гариф улы Сәгъдуллин 1964 елның 18 гыйнварында Татарстанның Әтнә районы Ташчишмә авылында туа. Казан театр училищесын тәмамлап, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый. 1990 елда Чаллы татар театрына эшкә килә. Төрле пландагы образлар иҗат итүче киң диапазонлы актер.

Рольләре: Дамир (В.Шашин. «Ут төртүче»), Язучы (И.Юзеев. «Гашыйклар тавы»), Подколесин (Н.Гоголь. «Өйләнү»), Гарпагон (Ж.Б.Мольер. «Саран»), Җамали (Г. Камал. «Банкрот»), Хәйдәр (Ф.Галиев. «Корт»), Мансур (А.Попов. «Көнләшәм, яратам»), Әхмәди (Г.Исхакый. «Кәләпүшче кыз»), Сәлим (Эсфир. «Китмәскә килгән кошым»), Туксан карт (М.Гыйләҗев. «Бурлак»), Илгиз (Н.Птушкина. «Кызым кияүгә чыга»), Марат (Т.Миңнуллин. «Саташу»), Насыйбулла (Р.Сабиров. «Абага алмасы ачы була»), Гариф (Ж.Сиблейрас. «Тирәкләр шаулый җилдә»), Нургалим (А.Әхмәтгалиева. «Капка»), Оборона министры (Ә.Ишбулдина. «Зәңгәр томан артында»), Фатих Кәримов (Я.Шәфыйков. «Хуш, Агыйдел!»), Патша (А.Әхмәтгалиева. «Чәчәк күлмәк»), Сәүбән (Р.Шарт. «Башыңа төшсә…»), Рәхимҗан (А. Гыйләҗев “Болан”) һ.б.

Рольләр
Нургалим
Патша
Нургалим
Рәхимҗан
Авыл картлары торкеме
Галимҗан
Кире кайтырга
Мы используем файлы cookie для вашего удобства пользования сайтом и повышения качества рекомендаций. Подробнее
Я согласен
×
Продолжая использовать наш сайт, вы даете согласие на обработку файлов cookie (пользовательских данных, содержащих сведения о местоположении; тип, язык и версию ОС; тип, язык и версию браузера; сайт или рекламный сервис, с которого пришел пользователь; тип, язык и разрешение экрана устройства, с которого пользователь обращается к сайту; ip-адрес, с которого пользователь обращается к сайту; сведения о взаимодействии пользователя с web-интерфейсом и службами сайта) в целях аутентификации пользователя на сайте, проведения ретаргетинга, статистических исследований и обзоров. Если вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.