Сентябрь 29, 2023
Әнәс Фәйрушинның «Тыңлап кара…» исемле юбилей кичәсе
Әнәс Батыр улы Чаллы татар дәүләт драма театры белән иҗади хезмәттәшлекне 1995 елда башлап җибәрә. Ул Заһир Исмәгыйлевнең «Кодача» спектаклен куйганда музыкаль җитәкче һәм хормейстер буларак чакырыла. Ә 2008 елдан ул театрда даими нигездә эшли башлый.
Аның иҗатын «Яшь йөрәкләр» («Молодые сердца», авторы Ф.Бурнаш), «Җаның ниләр тели?» («Чего душе твоей угодно?», авторы А.Шәйдуллин), «Диләфрүзгә дүрт кияү» («Четыре жениха Диляфруз», авторы Т.Миңнуллин) спектакльләрендә күрергә мөмкин.
Юбилей кичәсе программасында «Яран гөл» җыр ансамбле, «Наигрыш» инструменталь ансамбле һәм театр артистлары катнашачак. Без сезне көтеп калабыз, кадерле тамашачылар!
Билетларны безнең театр сайтында комиссиясез сатып алырга мөмкин.
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято

