Авторы – Нәбирә Гыйматдинова, режиссеры – Олег Кинҗәгулов.
Экспертлар – ТРның атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультеты өлкән укытучысы Огарева Лидия Анатольевна, Россиянең танылган кино һәм театр актеры Цуркан Александр Иванович – спектакльгә югары бәя биреп, соңыннан үз фикерләре белән уртаклаштылар.
«Бу спектакльдә үткәннәргә, ата-бабалар мирасына, изге төшенчәләргә мөрәҗәгать итүегез бик мөһим. Ул спектакльнең буеннан-буена сузыла. Нәрсә ул яхшылык һәм явызлык дигән сорауга гел әйләнеп кайтасыз, кешеләргә бүген шул кирәк тә инде. Кешеләр ниндидер могҗиза, ниндидер чисталык көтә, һәм акчадан, интернеттан түгел, нәкъ менә шушындый әйберләрдән! Шул сәбәпле спектакль үзенә тарта, җәлеп итә, эләктереп ала. Башкаларга ярдәм итүгә, игелеккә нигезләнгән ата-баба мирасы, кануннар, вәгазь төшенчәсе – яшәешнең төп тоткасы шул бит», - диде А.И. Цуркан, спектакльгә югары бәя биреп.
Л.А.Огарева да артистлар уенына һәм режиссер эшенә соклануын җиткерде. «Миңа сезнең әлеге проза белән ничек эшләвегез бик ошады. Гадәттә, проза һәрчак катлаулы була. Без исә сезнең монологларны да тын да алмый, кичерешләр белән тыңлап утырдык. Теләсә кайсы артист “авырткан ноктаны” табарга омтыла. Сез режиссер белән бергә барыгыз да әлеге нокталарны тапкансыз, бик шатмын. Ак көнләшү белән көнләшәм: яхшы режиссер белән эшләү бик зур бәхет ул. Әйе, барысы да гел-гел шома гына бармый, катлаулы мәлләр дә була. Тик нәтиҗәдә катлулы дигәннән җанны кузгалта торган шәп әйберләр барлыкка килә», - диде ул үз чыгышында.