Яңа сезон Туфан Миңнуллинның легендар «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакле - тамашачыларны 80 нче еллар рухына алып кайткан музыкаль комедия белән ачылды.
13 октябрьдә исә тагын премьера - М.Фәйзинең «Ак калфак» драмасы тәкъдим ителәчәк. ?
Сезон дәвамында тамашачыларга атнаның алты көнендә театрга килү мөмкинлеге булачак: спектакльләр дүшәмбедән кала һәр көнне күрсәтеләчәк. Ә һәр айның беренче шимбәсендә безнең «Гаилә/Театр» проекты үз эшен дәвам итә.
Кичне гаилә белән бергәләп үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек ????
«Чиксез» дип аталган балалар театр студиясенә кечкенә дусларыбызны көтеп калабыз.
«Матур» дип исемләнгән кызлар клубына исә кызларыбызны чакырабыз.
Безне телеграм-каналда карап барырга онытмагыз, анда иң кызыклы яңалыклар һәм промокодлар.
Безнең спектакльләр татарча уйнала, синхрон тәрҗемә да бар. Рәхим итегез, дуслар!



