Декабрь 5, 2023
4 декабрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында язучы, драматург, әдәби бүлек җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиеваның юбилей кичәсе узды.
Айгөл Габдулла кызы – Татарстанның танылган язучысы, күп кенә әдәби бәйгеләрнең җиңүчесе. Шуларның берсе – Роберт Миңнуллин исемендәге «Иң яхшы балалар әдәби әсәрләре» республика әдәби конкурсы.
Бәйрәм кичәсендә Айгөл Əхмәтгалиевага Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән дәрәҗәле исем бирелде! Аны котларга Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин, җырчы Алия Карачурина, «Казан егетләре» ансамбле, шулай ук язучылар һәм Татарстан театрлары вәкилләре килде.
Кунаклар һәм тамашачылар өчен «Капка» спектакле күрсәтелде, аның авторы – Айгөл Әхмәтгалиева.


Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято

