Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында ел да була торган "Ак калфак" милли костюм фестивале югары дәрәҗәдә үтте.
Кул эшләнмәләре ярминкәсе, мастер-класслар узды. Күргәзмә залында милли костюмнар конкурсы узды, җиңүчеләр күркәм бүләкләр алды.
Номинацияләр буенча җиңүчеләр:
Көндәлек кием - заманча яңгырашта: Хәния Гыйльметдиновна, Наилә Абдуловна
Купшы (бәйрәмчә) кием - Алсу Миңнегулова
Официаль (эшлекле очрашулар өчен) кием - Сафиуллина Чулпан
Балалар өчен көндәлек кием - Айсылу Хисмәтова
Аксессуарлар - Шангараев Илдар
Һәр катнашучының фестивалебезгә керткән өлеше кабатланмас атмосфера тудырды. Сезгә ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез!
Традициягә кереп киткән әлеге фестивалебез озын гомерле булсын. Киләсе елларда да күрешергә язсын.