Апрель 25, 2025
Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында театр коллективларының Ш.Закиров исемендәге 24 нче “Идел-йорт” иҗади лабораториясе үтте.
Чара кысаларында театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов тренинг үткәрде, постановка бүлеге мөдире Радик Габдулкадыйров һәм әдәби бүлек җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева чыгыш ясап, лаборатория кунаклары белән аралаштылар. Иҗади лаборатория «Хәл бу ки ... Салих Сәйдәшев» спектаклен карау һәм аннан соң фикер алышу белән тәмамланды."Идел-йорт" иҗади лабораториясендә Азнакай, Сарман, Бөгелмә, Түбән Кама, Саба, Кукмара һәм Чаллыдан 80нән артык кеше катнашты.
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято