Март 28, 2026
Бүген, Халыкара театр көнендә, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә театрында Республиканың «Тантана» премиясен тапшырдылар.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры берьюлы биш номинациядә җиңү өчен көрәште һәм лаеклы бүләк белән өйгә кайтты!
Ел «Дебют»ы безнеке! Иң яхшы яшь актер дип Илназ Гаффанов танылды. Әлеге абруйлы бүләкне ул «Алтын алка» спектаклендә Миңлебай роле өчен алды.
Илназны чын күңелдән котлыйбыз! Театр коллективына яңа премьералар, уңышлар һәм тамашачылар мәхәббәте телибез!


Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято

