Бу – труппаның яңа бинага күченгәннән соң Казан шәһәрендәге беренче спектакльләре.
Галиәсгар Камал сәхнәсендә иң популяр 3 спектакль:
14 февраль 19.00 – Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» музыкаль комедиясе (12+). Гашыйклар көнендә спектакльгә сөйгән ярың белән бару яки әти-әниләреңә һәм якыннарыңа билет алу – бик яхшы бүләк.
15 февраль 19.00 – Айгөл Әхмәтгалиевның «Капка» драмасы (12+). Касым исемле герой – башкаларны үз бәхетсезлегендә гаепле дип саный, үз телендә сөйләшү мөмкинлегеннән мәхрүм. Бердәнбер юанычы – анасыннан татарча язылган хатлар һәм сезонлы эшкә килүчеләрдән ишеткән татар сөйләме... Спектакльдәге «Капка» – ул үткән һәм киләчәк арасындагы ишек.
16 февраль 19.00 – Аяз Гыйләҗевның «Болан» драмасы (12+). Спектакльдә проекция кулланыла.
Әсәрнең геройлары үзсүзле, һәркемнең үз «дөреслеге» бар, ләкин геройларда үз танышларыңны, ә бәлки үзеңне дә танымаска мөмкин түгел.
Барлык спектакльләр дә рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.