Ноябрь 1, 2025
Кичә театрның Кече залында Саба районыннан килгән кунаклар белән матур очрашу узды.
Район китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова җитәкчелегендә бертөркем китапханәчеләр Чаллы театрына махсус, "Алтын алка" спектаклен карар өчен килгәннәр иде. Очрашуда Тукай бүләге иясе Факил Сафин, танылган шагыйрә Әлфия Ситдыйкова һәм артистлар Илфат Әскәров, Гөлфия Фәйзерахманова, Инсаф Һидиятуллин катнашты, кичәне әдәби бүлек җитәкчесе
Айгөл Әхмәтгалиева алып барды. Артистларыбыз да Саба якларыннан булгач, якташлар белән очрашу эчкерсез, ихлас бер төсмердә барды. Кунаклар спектакльне дә бик яратып кабул иттеләр, сәхнә бизәлешенә дә, режиссер кулына да, артистлар уенына да соклануларын белдерделәр. Театрдагы кунакчыллык өчен дә җитәкчелеккә, коллективка рәхмәт белдерделәр.


Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято

