Спектакль алдыннан Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов театр коллективын җылы котлады һәм сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловка шәһәр Хакименең Мактау грамотасын тапшырды.
Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен “Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем белән театр артистлары Чулпан Арсланова, Руслан Ибраһимов һәм Разил Фәхертдинов бүләкләнделәр.
Ә күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше өчен театр артисты Зөлфия Галиуллина Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры үз хезмәткәрләре өчен махсус бүләк – бриллиантлы Алтын тамга булдырды. Аңа нигез итеп, Аяз Гыйләҗевның: «Миннән теләк бер генә: элеккечә кайнар дәрт белән эшләгез», – дигән сүзләре алынды.
Быел бу бүләккә өч кеше лаек булды:
баш администратор Лилия Зәкиева, Татарстан Республикасының атказанган артисты Равил Гыйләҗев, рәссам-декоратор Айдар Әхмәтгәрәев.
Безнең театр көне уңаеннан искиткеч матур бүләкләр!
Йолдызларыбыз белән горурланабыз һәм чын күңелдән котлыйбыз!



