Май 18, 2023
«Матур» фотопроекты Вахтанг фестиваленең финалисты булды
Вахтанг театр менеджменты фестивале һәм «Таврида» Арт-кластеры театр эшен оештыру өлкәсендә Вахтанг премиясе финалистларының исемнәрен игълан итте. Финалга 11 проект чыкты. Алар арасында Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында гөрләп килүче татар акцентлы «МАТУР» беренче шәһәр фотокүргәзмәсе проекты да бар.
Проектны яклау 2023 елның 1 июльдән 7 июльгә кадәр Кырымда театрга багышланган Таврида заездында узачак.
Ә без проектның эшләрен театрның күргәзмә зонасында, теләсә кайсы спектакль антракты вакытында карау мөмкинлеге бар икәнен исегезгә төшерәбез.
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято