Ru
Поиск по сайту
Декабрь 5, 2025
Матурлык һәм гореф-гадәтләр бәйрәме – «АК КАЛФАК» фестиваленә рәхим итегез!

Дуслар, киләсе атнада безнең театрда зур мәдәни вакыйга – шәһәрдә ел саен үткәрелә торган «Ак калфак» милли костюмнар фестивале узачак!

Көне: 14 декабрь (якшәмбе)
Урыны: Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры
Керү: ИРЕКЛЕ!

Сезне бай эчтәлекле программа көтә:

Милли бизәкле костюмнар бәйгесе – матур күргәзмә һәм сәләтле катнашучыларны күрү.

«Каз өмәсе» театраль тамашасы – милли гореф-гадәтләр, халык йолаларын искә төшерү.

Мастер-класслар – үз кулларыгыз белән истәлекле бүләкләр ясау. Мастер-класска язылыр өчен безгә (төркемгә) языгыз.

Лекторий – Илдар Шангараев "Татар хатын-кызының баш киеме"; язучы Лилия Хәмидуллина белән шигъри этюд.

Милли ярминкә – осталарның уникаль эшләнмәләре һәм милли ризыклар.

Бу фестиваль бөтен гаилә өчен: балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы булыр. Сезне мәдәният дөньясына, милли гореф-гадәтләрнең бүгенге көндә ничек чагылуын күрергә һәм ял көнен файдалы үткәрергә чакырабыз!

Үзегез килегез, туганнарыгызны һәм дусларыгызны да чакырыгыз! Керү ИРЕКЛЕ.
Адрес: Яр Чаллы, Низаметдинов ур., 29

Яңалыклар
1 из 3
1 из 3
Мы используем файлы cookie для вашего удобства пользования сайтом и повышения качества рекомендаций. Подробнее
Я согласен
×
Продолжая использовать наш сайт, вы даете согласие на обработку файлов cookie (пользовательских данных, содержащих сведения о местоположении; тип, язык и версию ОС; тип, язык и версию браузера; сайт или рекламный сервис, с которого пришел пользователь; тип, язык и разрешение экрана устройства, с которого пользователь обращается к сайту; ip-адрес, с которого пользователь обращается к сайту; сведения о взаимодействии пользователя с web-интерфейсом и службами сайта) в целях аутентификации пользователя на сайте, проведения ретаргетинга, статистических исследований и обзоров. Если вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.