17-19 сентябрь көннәрендә безнең театр сәхнәсендә – Йошкар-Ола кунаклары. ФГБУК «РОСКОНЦЕРТ» гамәлгә ашыручы «Большие гастроли» федераль программасы кысаларында М. Шкетан исемендәге Мари милли драма театры һәркемнең күңеленә хуш килерлек дүрт спектакль алып килә:
«Записки юного врача» (12+) – Михаил Булгаков хикәяләре буенча драма. Ерак авылда эшләүче яшь табиб язмышы: куркыныч, шул ук вакытта кызык һәм җанга үтеп керерлек.
«Богатырь из теста» (6+) – кечкенәләр өчен көч мускулларда түгел, ә йөрәктә икәнлекне аңлата торган матур әкият.
«Николаю – телёнок, Якову – невеста» (12+) – мәхәббәт, хәйлә һәм авылдагы яучылык турында музыкаль комедия.
«Небесный тихоход» (12+) – очучылар һәм мәхәббәт турында күңел кылларын тибрәтүче музыкаль комедия.
Пушкин картасы гамәлдә.
Килегез – мондый вакыйганың Чаллыда әле булганы юк!
Август 13, 2026
Сентябрьдә Мари театрының зур гастрольләре
Яңалыклар

